Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Шәгъбан аенда ураза тоту фазыйләте

Менә кардәшләрем, Шәгъбан аена да кердек. Бу айда сөекле Пәйгамбәребез (Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын) күп итеп ураза тота торган булган.

Фото: редакция архивыннан

Моңа дәлил итеп, безгә Гайшә (Аллаһ аңардан разый булсын) түбәндәгеләрне  әйтеп калдырган: “Пәйгамбәребезнең (Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын)  нинди дә булса айда, шәгъбан аеннан да күбрәк ураза тотканын күргәнем булмады” (Бохари  риваяте).

Кайбер галимнәр моның хикмәтен фарыз гыйбадәтенә әзерлек йөзеннән дип аңлаталар. Фарыз намазлары алдыннан да, кайвакыт, сөннәт намазлары бар бит, шуның кебек, фарыз уразасы алдыннан сөннәт уразасын тотып үзеңне күнектәрәсен, нәфесеңне чыныктырасын  һәм рамазан ае уразасына әзер булып керәсен.

Без дә  Пәйгамбәребездән (Аллаһның сәламе һәм рәхмәте булсын)  үрнәк алыйк:  нәфел уразалары тотып ияләшә башлыйк, кардәшләрем. Ахыйрәт көненә мөмкин кадәр әҗер-саваплар туплап калырга тырышыйк.

Раил Фәйзхрахманов, Догалы йорт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев