Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иман нуры

Олы Ачасыр мәчетендә балалар өчен файдалы чара узды

Олы Ачасыр мәчетендә балалар катнашында «Ислам нигезләре. Әдәп һәм әхлак» темасына багышланган тәрбияви чара үткәрелде.

Күркәм чарадан Алия Гаязова фоторепортажын тәкъдим итәбез.

Чараның төп максаты – яшь буында ислам диненең төп кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү, әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлату, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә игътибарлы һәм шәфкатьле булырга өндәү.

Очрашу барышында балалар ислам нигезләре белән таныштылар, күркәм холык, тәртип, ихтирам, ярдәмчеллек кебек сыйфатларның әһәмияте турында сөйләштеләр. Мондый чаралар балаларның рухи-әхлакый тәрбиясенә уңай йогынты ясый, аларны игелекле һәм тәртипле булып үсәргә рухландыра.

Аллаһ Тәгалә барлык балаларыбызга иманлы, әдәпле һәм күркәм әхлаклы булып үсәргә насыйп итсен!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев