Нәрсә ул байлык?
Аллаһка Шөкер итеп яшәгез, чөнки күпләр хыялланган нәрсәләр сездә инде бар!
Фото: ясалма интеллект
Байлык ул — диңгез буендагы ял дип ышандыралар. Әмма чын байлык — тыныч күңел белән йокларга яту.
Байлык ул — кыйммәтле йортлар дип күрсәтәләр. Әмма чын байлык — өйдә сине сагынып каршы алучы кешеләр булу.
Байлык ул — чикләүләрсез яшәү дип аңлаталар. Әмма чын байлык — сәламәт булып, уйнап йөргән балаң.
Байлык ул — күңел ачу, ял итү дип өйрәтәләр. Әмма чын байлык — әти-әниеңне кочаклау, аларның җылы сүзләрен ишетү
Тормышның кадерен белегез. Бүген яныңда булган кешеләрне яратыгыз, рәхмәтле булыгыз. Чөнки иң зур байлык — акча да, дәрәҗә дә түгел, ә сәламәтлек, гаилә җылысы, күңел тынычлыгы һәм якын кешеләреңнең мәхәббәте.
Аллаһка Шөкер итеп яшәгез, чөнки күпләр хыялланган нәрсәләр сездә инде бар!
Альбина Фазлыева блогыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев