Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иман нуры

Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаучылар Апанай мәчетендә очрашу үткәрде

Быел «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлавыбызга инде биш ел тулды. Вакыт сизелми дә үтеп киткән. Шул уңайдан төркемдәшләр белән Казандагы «Апанай» мәчетендә очраштык.

Бу мәчет безнең өчен аеруча кадерле урын, чөнки биредә безгә мәдрәсәдә белем биргән Әхмәд хәзрәт Сабиров хезмәт итә. Ул мәчетнең тарихы, Күл буе мәдрәсәсенең күренекле шәхесләре турында бик эчтәлекле итеп сөйләде.

Очрашуга тарих фәннәре галиме, профессор Фәйзелзак Ислаев та чакырылган иде. Гомерен архивлар өйрәнүгә, китаплар язуга багышлаган галимнең чыгышын зур кызыксыну белән тыңладык. Мондый очрашулар белемне тирәнәйтү, үткәннәребезне барлау өчен бик әһәмиятле.

Очрашу барышында бергәләп намаз, Коръән аятьләре укып, ил-көннәребезгә тынычлык, исәннәребезгә саулык, вафат булган якыннарыбызга рәхмәт сорап дога кылдык. Табын артындагы җылы әңгәмә дә һәркемнең күңелендә матур хатирәләр калдырды.

Мондый очрашулар күңелләрне якынайта, белемебезне арттыра, дөрес юлдан барырга көч-дәрт өсти. Аллаһ Тәгалә алдагы елларда да исән-сау күрешергә, бер-беребездән гыйлем һәм рухи көч алырга насыйп итсен.

Сөмбелә Абдуллина. Бишнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев