Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Мөселманнарга Рамазанның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр

Рамазан-шәриф ае 18 февральдә кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 2026 елның 19 февралендә.

Фото: редакция архивыннан

Ураза быел 29 көн тотыла.

Беренче тәравих намазы 2026 елның 18 февралендә ястү намазыннан соң укыла.

Тәравих намазы сөннәт мүәккәдә булып тора. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы Хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп укыла. 

Кем дә кем Рамазан аенда тәравих намазын калдырса яки егерме рәкагатьтән киметеп кыскартса, сәхабәләрнең бердәм фикеренә каршы килгән гамәл кыла, бу гамәлдән мөмкин кадәр читләшергә кирәк.

Тәравих намазы ул – сөннәт. Имам әл-Хәсән әлеге фикерне имам Әбу Хәнифә рәхмәтуллаһи галәйһидән тапшыра. Моңа дәлил булып Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләре тора:

«Аллаһы Тәгалә рамазан рузасын фарыз итте, ә мин бу айда тәравих намазын укуны сөннәт кылдым».

Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына туры килә. Гает намазын уздыру тәртибе турында ТР мөселманнары Диния нәзарәте өстәмә рәвештә игълан итәчәк.

Фитр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме – 120 000 сум (көмеш буенча).  
Зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 000 сум (алтын буенча).   

Фитр сәдакасы һәм фидия күләме: фитр сәдакасының иң азы – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум. Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Нисаб ул – мөселман кешесенең, әҗәтләрдән һәм кирәкле чыгымнардан тыш, ирекле акчасын мохтаҗларга зәкят һәм фитр сәдакасы итеп бирүне мәҗбүри итүче күрсәткеч.

Уразаның нияте

Ният кешенең ураза тотуына йөрәге белән юнәлүеннән гыйбарәт. Башка гыйбадәтләрдәгечә уразада да ният әйтү шарт. Без, хәнәфиләр фикеренчә, ният уразаның шарты була, нигезе түгел. Гыйбадәтне гореф-гадәтләрдән аеру өчен, уразаны ниятсез тоту дөрес булмас. Югарыда әйтелгәнчә, кешенең ихлас күңелдән уразалы булуын белүе җитә. Тел белән әйтелгән ният шарт түгел. Ләкин тел белән дә ният әйтеп, күңелдәгене ныгыту мәндүб була.

Дум РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев