Мөселман кардәшләр өчен дога
Габдераззәк, «Мөсаннәф» хәдисләр җыентыгы, 3:110.
اللَّهُمَّ اغْفِرْ لَنَا وَ لِلْمُؤْمِنِينَ وَ الْمُؤْمِنَاتِ وَ الْمُسْلِمِينَ وَ الْمُسْلِمَاتِ وَ أَصْلِحْهُمْ وَ أَصْلِحْ ذَاتَ بَيْنِهِم وَ أَلِّفْ بَيْنَ قُلُوبِهِمْ وَ اجْعَلْ فِي قُلُوبِهِمُ الْإِيمَانَ وَ الْحِكْمَةَ وَ ثَبِّتْهُمْ عَلَى مِلَّةِ رَسُولِكَ وَ أَوْزِعْهُمْ أَنْ يَشْكُرُوا نِعْمَتَكَ الَّتِي أَنْعَمْتَ عَلَيْهِمْ وَ أَنْ يُوفُوا بِعَهْدِكَ الَّذِي عَاهَدْتَهُمْ عَلَيْهِ وَ انْصُرْهُمْ عَلَى عَدُوِّكَ وَ عَدُوِّهِمْ
УКЫЛЫШЫ:
[Әллааһүммә- гъфир ләнәә, үә ли-л-мүэминийнә үә- л-мүэминәәти, үә- л-мүслимийнә үә- л-мүслимәәти үә әсълихһүм үә әсълих ҙәәтә бәйниһим үә әллиф бәйнә къулүүбиһим үә җегъәл фий къулүүбиһимү- л-иймәәнә үә- л-хикмәтә үә ҫәббитһүм гъәләә милләти Расүүликә үә әүзигъһүм әй-йәшкүруу нигъмәтәкә- лләтий әнгъәмтә гъәләйһим, үә әй-йүфүү би-гъәһдикә- лләҙий гъәәһәдетәһүм гъәләйһи үә- ннсъурһүм гъәләә гъәдүввикә үә гъәдүввиһим]
МӘГЪНӘСЕ:
«Аллаһым, безнең, мөэмин-мөэминәләрнең һәм мөслим-мөслимәләрнең гөнаһларын гафу итсәң иде,
үзләрен дә, араларын да төзек кылсаң иде,
калебләрен берләштерсәң иде,
күңелләрен иман һәм хикмәт белән баетсаң иде,
аларны Расүлеңнең ﷺ милләтендә нык кылсаң иде,
аларга биргән нигъмәтләрең өчен шөкер кылуны калебләренә салсаң иде,
Сиңа биргән вәгъдәләрен үтәргә җүн бирсәң иде,
дошманнарына каршы ярдәм итсәң иде».
Имам Мулла Гали әл-Карий «Әл-Хизб әл-әгъзам вә-л-вирд әл-әфхам». Казан: Мәхмүдия, 2023 ел. 176-нчы бит.
Көндәлек тормышта укыла торган догалар
Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев