Коръән укылганнан соң дога кылу үрнәге
Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлиһил кәрим үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Йә, Рәхмәтле Раббым, укылган Коръән аятьләребезнең хата-кимчелекләрен гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул кылсаң иде.
Укылган, тыңланган Коръән аятьләреннән, хасил булган әҗер вә савапларны сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең рухына, бөтен пәйгамбәрләрнең, әүлияләрнең, галимнәрнең рухларына ирештерсәң иде.
Шулай ук безнең догаларыбызга мохтаҗ булган газиз әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның, дәү әти-дәү әниләребезнең, кыз һәм ир туганнарыбызның, шул исәптән (фәлән улы фәләннән догага мохтаҗ булган аерым әрвахларның исемнәрен әйтергә мөмкин) барча мөэмин-мөселман кабер әһелләребезнең, мәрхүм-мәрхүмәләребезнең рухларына ирештереп, аларның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен гафу итеп, рухларын шатландырсаң иде.
Йә, Кодрәтле Раббым, аларның каберләрен нурландырып, хисапларын җиңеләйтсәң иде. Аларга Синең сөекле бәндәләреңнән, җәннәт әһелләреннән булырга насыйп итсәң иде.
Йә, Рәхим-шәфкатьле Раббым, укылган намазларыбыз, әйтелгән зекер-тәсбихларыбыз, кылган игелекле гамәлләребез хөрмәтенә, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны, хата-кимчелекләребезне, ялгышларыбызны Үзеңнең киң рәхмәтең белән гафу итсәң иде.
Йә, Раббым, һәрбарчабызга исәнлек-саулык, хәерле һәм бәракәтле гомерләр насыйп итсәң иде. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Синең кушканнарыңны ихлас күңелдән үтәп, тыйган гамәлләреңнән тыелып, иксез-чиксез рәхмәтеңә һәм ризалыгыңа ирешергә, ике дөньяда да бәхетле бәндәләреңнән булырга насыйп итсәң иде.
Һәркайсыбызны хәвеф-хәтәрләрдән, сугышлардан, ачлык хәсрәтеннән, сихерләрдән, табигать гарасатларыннан Үзең сакласаң иде.
Йә, Рәхмәтле Раббым, балаларыбызга, оныкларыбызга күркәм тәрбия биреп, алар өчен сөенеп, шатланып яшәргә, аларның игелеген, миһербанлыгын күрергә насыйп итсәң иде.
Йә Раббым, һәркайсыбызга бу дөньядан тулы иман, кальби сәлим белән китәргә, соңгы сулышларыбызда да: “Ләә иләәһә иллә ллааһу Мөхәммәдүррасүлүллаһ”, - дип әйтергә насыйп итсәң иде. Кыямәт көнендә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең шәфәгатенә ирешеп, җәннәтләреңә керергә, Синең дидарыңны күрергә насыйп итсәң иде.
Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.
Нияз хәзрәт Сабиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев