Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр! Сезне ихлас күңелдән изге Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр!
Сезне ихлас күңелдән изге Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Корбан гаете – мөселман өммәте өчен аеруча кадерле, игелек һәм мәрхәмәт бәйрәме. Бу көннәрдә без Аллаһ Тәгаләгә якынаю, күңелләребезне чистарту, гөнаһлардан арынып, изге гамәлләр кылу мөмкинлеген алабыз. Корбан чалу йоласы – сабырлык, ихласлык һәм ярдәмчеллек үрнәге булып тора, ул кешеләрне бер-берсенә якынайта, туганлык җепләрен ныгыта.
Бәйрәм көннәрендә мохтаҗларга ярдәм итү, ятимнәрне, өлкәннәрне онытмау, ата-аналарны хөрмәтләү, күршеләр белән араларны җылы тоту – һәр мөселман өчен зур әҗер-саваплы гамәлләрдән санала.
Изге бәйрәм һәр йортка тынычлык, гаилә җылылыгы һәм иминлек алып килсен. Балаларыбыз иманлы, тормышларыбыз бәрәкәтле, күңелләребез тыныч булсын. Ил-көннәребездә иминлек хөкем сөрсен, Корбан гаете мөбарәк булсын!
Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин, Яшел Үзән районы баш мөхтәсибе
Нет комментариев