Көнчелек гөнаһмы?
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавабы.
Фото: ясалма интеллект
– Кешедәге нигъмәтне күреп, аның юкка чыгуын теләсәк, аңа начарлык телибез дигән сүз, ягъни күше малаеның да велосипеды булмасын, икесенең дә дәрәҗәсе тигез булсын. Бу исә гөнаһка керү. Шулай ук кешегә явызлык теләү тәкәбберлек тә. Пәйгамбәребез исә, тәкәббер булган кеше җәннәткә кермәс, ди. Гомумән тәкәбберлек бөтен гөнаһларның башы. Көнчелек тә шуннан килеп чыга.
Кабилнең Һабилне үтерү сәбәбе дә көнчелек. Чөнки Кабил Һабилнең кабул ителгән корбаныннан көнләште. Йосыф галәйһиссәлам белән булган хәл дә көнләшү аркасында. Бертуганнары, аны әти күбрәк ярата дип, коега ташлый. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Ут утынны яндырган кебек, явызлык һәм көнчелек кешенең яхшы гамәлләрен юк итә”, – ди. Димәк, көнләшүне катгый рәвештә тыя.
Көнләшү ул шулай ук Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә каршы чыгу да. Аллаһы Тәгалә дә кешеләргә нигъмәтне Үзе бүлеп бирә. Кемгәдер – мең сум, кемгәдер йөз сум эләгә, ә өченчесенә бер сум да бирми. Шуннан кешеләр бер-береннән көнләшә башлый. Ә нигъмәтне бит Аллаһ биргән. Димәк, кешедән көнләшүнең мәгънәсе калмый. Көнләшәбез икән, аңа Аллаһ биргән нигъмәт белән риза булмавыбызны күрсәтәбез, аның гаделлегенә шикләнәбез булып чыга. Шуңа да көнләшү иманны какшата.
Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтнең дошманнары бар”, – ди. Сәхабәләр, кемнәр соң алар, дип сорагач, Аллаһ биргән малны кешедә күреп көнләшүчеләр, дип җавап бирә. Раббыбыз кемгә нәрсә бирәсен күбрәк белә. Бер кешегә машина бирә, берсенә – сәламәтлек. Ул теге машиналы кешегә кызыга, ә анысы икенче берәүнең хатыны матуррак дип уйлый. Шуңа да Аллаһка ышанган кеше Аның нигъмәтен үзендә күрә белә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев