Карәтмән мәчетендә Бәраәт кичәсе уңаеннан матур дини бәйрәм үткәрелде
Бу кичтә авыл халкы мәчеткә күпләп җыелды – һәркемнең йөзендә ихласлык, күңелендә тынычлык сизелде.
Мәчет имамы Әхтәм хәзрәт Ибраһимов бәйрәмнең асылы, фазыйләтләре турында тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Аның үтемле сүзләре һәркемнең йөрәгенә үтеп керде, күңелләргә нур өстәде. Аксакаллар Каюм һәм Гомәр абыйлар Коръән аятьләре укып, мәҗлескә аерым бер бәрәкәт өстәде. Абыстай Нәзифә Заһидуллина диннең, гыйбадәтнең әһәмияте, мәчеткә йөрүнең файдасы турында җылы итеп аңлатты.
Табын да мулдан әзерләнгән иде. Мәчеттә белем алучы шәкертләр үз куллары белән тәм-томнар, күчтәнәчләр пешереп, кунакларны сыйлады. Флера, Суфия, Фәйрүзә, Гөлнур, Нурия, Нәзифә, Люцияләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Мондый кичәләр авыл халкын берләштерә, күңелләрне якынайта, иманны ныгыта. Барлык катнашучыларга да Аллаһның рәхмәте яусын, изге гамәлләре әҗер-савап булып кайтсын!
Сөмбелә Абдуллина.
Бишнә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев