Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

Юктан гайре берни юк

Гыйбрәтле язма.

Фото: ясалма интеллект

ХХl гасыр. Ниләр генә юк синдә! Романтика, дуслык юк.... Бөтен кешенең тамагы тук, әмма туючы юк. Хәсрәтсез көн, йокылы төн юк. Эше барның ашы юк. Хөсетлек, көнчелек бар, кешенең булганына сөенү юк.... Барлык бар, шөкер юк. Матур кешеләр бар, матур күңеллеләр юк. Вак кисәкле бәхет бар, тулы бәхет юк! Ул кисәкләрне җыеп өлгерерлек гомер юк. Үлем бар, көтелү юк. Кеше кайгысына кайгыру юк. Старт бар, финиш юк. Дөнья артыннан чабучы күп, койрыгын тотучы юк. Могҗиза бар, күрүче юк. Гыйбрәт бар, аңлаучы юк. Туганнар бар, туганлык юк. Бар да бар, тынычлык юк.... Чир бар, дәва юк. Еласаң юатучы юк.... Егылсаң кул сузучы юк. Сөйләүче күп, тыңлаучы юк. Менә шушы хәлләрне үзгәртүче юк. Ахырзаман бар, аны танучы юк. Бүген булсак та, иртәгә мин дә, син дә, алар да юк.... Аллаһ бар, аннан узучы юк!

Мөслимә. Казан.

Мөдәррис хәзрәт Гыймранов телеграм-каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев