Исем – җисемне формалаштыра
Исем кеше тормышына зур йогынты ясыймы? Исемне алыштырып, язмышны үзгәртеп буламы? Без психолог һәм хәзрәт белән әңгәмә кордык. Беренче эш итеп, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиевның фикерен җиткерик.
Балага исем кушу йоласы мөһим вакыйгаларның берсе! Әби-бабаларыбыз әле туган нарасыйга исемне мөмкин кадәр тизрәк кушарга тырышкан. Тоткарлансалар, бу эшне шайтан башкарыр дип курыккан алар. Бу исә сабыйның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә бала тууга, кендек әбисе мулла исем кушканчыга кадәр, аңа вакытлача исем, ягъни «кендек аты» бирә торган була.
Исем сайлаганда аның нинди телдән кергәненә, мәгънәсенә игътибар бирелергә тиеш. Дөрестән дә исем кеше тормышына зур йогынты ясыймы? Исемне алыштырып, язмышны үзгәртеп буламы? Без психолог һәм хәзрәт белән әңгәмә кордык. Беренче эш итеп, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиевның фикерен җиткерик.
– Рәдиф хәзрәт, нинди исемнәр кушудан сакланырга киңәш итәсез?
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәгънәсез, аңлаешсыз исемнәрдән ерак торырга чакырды. Балага исем кушканда игътибарлырак булырга, сайлаган исемнең нәрсә аңлатканын алдан карап куярга киңәш итәм. Әтисенең беренче ике хәрефен яки әнисенең соңгы өч хәрефен берләштереп, исем итеп кушучылар яки төрле тарихи вакыйгалардан чыгып исем бирүчеләр дә очрый. Болай эшләргә ярамый, чөнки исем баланың холкына, яшәешенә тәэсир итә. Кешеләрнең бер-берсенә исемнәре белән дәшүе – ул дога, дип искәртә Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә. Шуңа күрә тагын бер кат әйтәм, нарасыйга исемнең мәгънәлесен сайларга кирәк!
– Бер танышым муллага барып яңадан исем куштыруын әйтте, чөнки ниндидер сәбәпләр аркасында кечкенә вакытында исемне абыстай биргән була. Димәк, исемне бары тик ир-ат кына кушарга тиеш?
– Муллага барып исем куштыру фарыз гамәл булып санала. Ата-ана мәҗбүри рәвештә балаларына аһәңле, мәгънәле исем бирергә тиеш, бу аларның төп бурычларының берсе! Әгәр кайчан да булса бу эш башкарылмаган икән, әлбәттә, вакыт узганнан соң кеше исемне мәчеткә барып куштыра ала. Искәртеп узарга кирәк, исемне исә бары тик ир-ат кына бирә ала.
– Исем үзгәртүгә сез нинди карашта?
– Әти-әни кайчандыр үзләре дә белмичә мәгънәсез исем кушкан икән, бу вакытта исемне үзгәртү мөмкин, монда бернинди куркыныч та юк. Исемне төрле кеше төрле сәбәпләр аркасында алыштыра. Хәтта үзен һәм тормыш рәвешен үзгәртүгә караганда, исем үзгәртүне кулайрак санаганнар да бар. Әгәр ата-ана биргән исем мәгънәле, аңлаешлы икән, монда бернинди проблема юк, фәкать проблема кешенең тормыш рәвешендә. Ул Аллаһ кушканнарны үтәмичә яшәп, шул сәбәпле төрле мәшәкатьләргә очрап, җиңел генә исем алыштыру ягын карый. Исем чынлап та алышына икән, бу кануннар тарафыннан да рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Шулай ук туганнары-дуслары да аңа шушы яңа исем белән эндәшергә мәҗбүр!
Хәзер исә бу темага психологик яктан карыйк, җәмәгать, һәм сорауларыбызга җавапны беренче татар коучы, танылган психолог Илүзә Әминова белән табарга тырышыйк!
– Исем кешегә ничек тәэсир итә? Тормышыбыздагы вакыйгалар исем белән бәйле була аламы?
– Исемгә без шулкадәр кыйммәт бирәбез ки, гарчә бу алай артык мөһим булмаса да. Кеше табигате белән шулай яратылган, ул һәрнәрсәгә аңлатма бирергә ярата, шул рәвешле үз-үзен тынычландыра. Без исемнәргә дә зур мәгънә бирә башладык. Мәсәлән, Нияз – бүләк, Зәлия матур кыз дигәнне аңлата дибез. Шушы мәгълүматны исемнәребезгә бәйләп, гел кабатлап торганга күрә, берникадәр рәвештә кешенең холкын формалаштырабыз! Әгәр исемгә бәйсез рәвештә «Син минем батыр улым. Син барысын да булдырасың», – дип кабатлап торсак, бала үзеннән-үзе шундый сыйфатларга ия була башлый.
Йөз ел буе галимнәр бер төрле исем йөрткән кешеләрне күзәткән һәм төрле нәтиҗәләр чыгарган. Әйтик, яңгырашы ягыннан исем кешегә чынлап та тәэсир ясый. Мисал өчен, йомшак (Илүзә, Зәлия һ.б) һәм каты яңгырашлы исемнәр бар (Алсу, Тимур һ.б). Нәкъ менә шушы исемнәрнең яңгырашы чыннан да характерны формалаштырырга сәләтле. Кеше үзенә йомшак эндәшүне сизгән саен аның холкы йомшак булып, ә каты авазлы исемнәрен ишетеп үскән балаларның характерлары катырак булып формалаша.
– Исем алыштыруга ничек карыйсыз? Шәхси сыйфатлар, үзенчәлекләр исем белән бергә үзгәрә аламы?
– Гомер буе үз исемен яратмаган бала йомык, үз-үзенә бикләнгән, басынкы булып үсә.
Исемен алыштыра икән, әлбәттә, ул эчке халәте белән үсеп китәчәк, үзбәясе шулай ук күтәреләчәк. Биредә кеше исемгә бәйле рәвештә түгел, ә исемгә мөнәсәбәте аркасында үзгәрә!
Илүзә Касыймова. «Шәһри Казан»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев