Яшел Үзәннең «Тарихи» мәчетендә зурлап ифтар ашы узды
Иман нуры

Яшел Үзәннең «Тарихи» мәчетендә зурлап ифтар ашы узды

Шәһәребезнең «Тарихи» мәчетендә Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә ифтар үткәрелде.

Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәлләрдән санала.

Ифтар мәҗлесен оештыручыларга, әзерләүчеләргә җан тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Һәммәбезгә дә бәхетле язмышларда яшәргә язсын. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!

Әлеге чарадан Рәзилә Хәйретдинова ФОТОРЕПОРТАЖын тәкъдим итәбез.


Нет комментариев