Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Иман нуры

Гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә:

“Кылган гөнаһларга үкенү ул тәүбә була”, - дигән. Үкенмичә торып, тәүбә кабул булмас. Тәүбә итүнең беренче шарты да – үкенү. Икенчесе – Аллаһы Тәгаләдән гафу-мәгъфирәт сорау. Өченчесе – әгәр дә гөнаһ Аллаһ белән бәндә арасында булса, бу гөнаһка кире әйләнеп кайтмау. Ике кеше арасында булса, дүртенче шарт өстәлә – рәнҗеткән кешеңнән гафу үтенү. Ул гафу итми торып, гөнаһ кичерелмәс.

(Рөстәм хәзрәт Ясәвиев сөйләгәннәрдән)


Нет комментариев