Елмаю – сөннәт гамәл
Иман нуры

Елмаю – сөннәт гамәл

Расүлуллаһ бик еш һәм ихластан елмая торган булган. Ул шул дәрәҗәдә еш елмайган ки, аның елмаюы һәм күркәм мөгамәләсе хакында риваятьләр һәрдаим тапшырылып торган.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина. «ЯҮ»

Габдулла бине Харис радыяллаһу ганһе болай дигән: "Мин Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кебек еш елмаючы берәүне дә күрмәдем. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзеңнең кардәшеңә елмаюны сәдаканың бер төре итеп саный иде" (имам Әт-Тирмизи риваять итә).

Дәшми калу – күп проблемаларны булдырмый кала, ә елмаю – аларны хәл итә, диләр.

Һәрбарчагызга хәерле, бәрәкәтле, игелекле көннәр насыйп булсын!  Һәр көнебез Расүлебезнең сөннәтен өйрәнүгә, бер генә булса да хәдис ишетүгә багышланса иде.

Тимергали хәзрәт Юлдашев блогыннан


Нет комментариев