Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иман нуры

️Бу гамәлдән саклану — һәр мөселманның бурычы

Хозур дин турында блогыннан.

Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»

Пәйгамбәребез ﷺ сәхабәләре белән кабер яныннан узган. Сәхабәләр арасында сүз чыга: "Бу кабердә кем ятканын беләсезме?" — дип сорашалар.

Берсе:

"Әйе, беләм. Аллаһы Тәгалә аның гөнаһын яшерде, ә ул үзе аны ачып күрсәтте", — дип әйтә. Алар каберне узып, бераз баргач, сасып яткан ишәк үләксәсенә тап булалар. Шул вакыт Пәйгамбәребез ﷺ болай ди:

"Хәзер алыгыз да, бу үләксәнең берәр кисәген ашагыз".

Сәхабәләр аның туры мәгънәдә әйтелмәвен аңлый, борчылып, Пәйгамбәрнең аңлатмасын көтә. Шунда Пәйгамбәребез ﷺ болай дип дәвам итә:

"Ник сез шул кабер яныннан үткәндә, ул кешене искә алганда, аның күркәм гамәлләрен искә алмадыгыз, ә начар гамәлен искә алдыгыз?! Ни өчен, мәсәлән, ул яхшы исем куллана иде, дип әйтмәдегез? Сез аның гөнаһын искә алып, бер-берегезгә аның кем икәнен искә төшердегез. Бу гамәлегез сезнең өчен шушы ишәк үләксәсенең итен ашаудан да авыррак, начаррак".

Бу ахирәткә күчкән кешенең гөнаһы турында иде.

Ә тере кешенең гөнаһын сөйләү хакында ни диелә?

«Кардәшенең яшерен кимчелекләрен кешеләргә белдертмәгән мөселманның үз яшерен кимчелек-хаталарын Аллаһы Тәгалә бу дөньяда да, кыямәт көнендә дә башкаларга күрсәтмәс».

Кешенең гөнаһын яшер — Аллаһ синекесен яшерсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев