Баланы мәктәпкә озатканда укый торган дога
Иман нуры

Баланы мәктәпкә озатканда укый торган дога

1 сентябрьдән күп ата-аналар балаларга укыганда булышу өчен, тел ачкычлары булсын өчен догалар эзли. «Хозур дин турында» телеграм каналында балалар һәм ата-аналарга туры килә торган догалар басылып чыкты.

Фото: редакция архивыннан

Бисмилләһир-рахманир-рахим.
Рәхимле һәм Шәфкатьле Аллаһы исеме белән!
Рабби йәссир уа ләә тугәссир. Рабби тәммим бил-хайр.
Раббым! Һәр эшемдә җиңеллек бир. Раббым! Миңа башлаган һәр эшемдә хәерле азак насыйп ит.
Рабби зиднии гыйлмән.
И, Раббым! Гыйлемемне арттыр («Та Һа» сүрәсе, 114).
Аллахуммә-нфәгнәә бимәә галләмтәнәә вә гәллимнәә мәә янфәгунәә вә зиднии гыйлмән.
Я, Аллаһым! Безнең гыйлемнәребезне файдалы итсәң, безне файдалы гыйлемнәр белән бүләкләсәң һәм аларны арттырсаң иде.
Рабби-шрах лии садрии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукдәтәм-минәл лисәәни йәфкаһу каүлии.
И, Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Сүземне яхшы аңлый алсыннар өчен, телемдәге төенне чиш («Та Һа» сүрәсе, 25-28).


Нет комментариев