Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иман нуры

«Балам чит кешегә әверелде. Ул мине күралмый...»

Яшьләр проблемалары буенча фикер алышу да кискен тема булды. Габделхәким хәзрәт фи­керенчә, хәзерге балалар еш кына технологияләр һәм интернет киңлек әсирлегендә.

– Бүгенге көндә бу бөтен җирдә һәм гомуми проблема булып тора. Бу онлайн киңлектә, интернет челтәрендә даими булу белән дә бәйле. Өлкән һәм кече буын арасында элемтә начарлана һәм өзелә. Бу очракта проблеманы комплекслы чишү кирәк. Дин ягыннан, беренчесе – дога. Аллаһ Тәгаләдән сабырлык сорагыз, сезне дә, балагызны да хак юлга күндерсен. Шул ук вакытта, яхшы психолог белгечләрен табу мәҗбүри, балага гына түгел, үзеңә дә. Сез хәзерге буын баласы белән ничек аралашырга икәнен аңларга тиеш – алар без түгел, бөтенләй башка кешеләр. Әгәр психолог булмаса, бәлки, бала аның сүзләренә колак салырлык кешесе бардыр. Хәзрәт тә шундый зат була ала.

Габделхәким хәзрәт рухи практикага һәм гаиләдә нык­лы мөнәсәбәтләрне сакларга өнди. «Аллаһ Тәгалә һәм бер-беребез белән элемтәбез – тормышыбызның үзәгендә булырга тиеш», – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев