Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иман нуры

Бала тәрбиясендә нәрсәгә әһәмият бирергә?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) балаларга зур әһәмият биргән. Ул әйткән: «Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез».

Фото: ясалма интеллект

Иман тәрбиясе – Аллаһка, Пәйгамбәргә, Коръәнгә ышандыру, диннең нигезләрен өйрәтү.

Холык тәрбиясе – әдәп, сабырлык, тыйнаклык, намус, тугрылык кебек сыйфатлар үстерү.

Тән тәрбиясе – саулыкны кайгырту, туклану, гигиена, спорт белән шөгыльләнү.

Акыл тәрбиясе – белем бирү, китап уку, фикерләү сәләтен үстерү.

Җан тәрбиясе – эчке тынычлык, ихласлык, рәхмәтлелек, Аллаһка таяну кебек рухи сыйфатлар.

Җәмгыяви тәрбия – кешеләр белән аралашу, күрше хакын белү, дуслык, ярдәмчеллек.

Җенси тәрбия – госел, хәез, нифас, бәлигълек мәсьәләләре турында дөрес аңлатма бирү.

Иң мөһиме – иман тәрбиясе. Ул башкаларның нигезе.

Бүгенге көндә балалар күп вакытын гаджетлар экраны каршында уздыра. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу баланың психикасына тискәре йогынты ясый. Без аны үзебезнең игътибар, җылы сүз, уртак китап уку һәм бергә вакыт үткәрү белән алыштыра алабыз.

Бала тәрбиясе – иң олы әманәт.
Ватаныбызның һәм милләтебезнең киләчәге – аларның дини, милли, әхлакый яктан чиста булып үсүенә бәйле.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да балаларыбызны хак юлда тәрбияләүне насыйп итсен! 

Хозур Дин Турында Макс каналыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев