Үз бәяңне бел (гыйбрәтле язма)
Үләр алдыннан әтисе улына: «Менә бу миңа бабаң бүләк иткән сәгать. Аңа инде 200 еллар бар. Аны сиңа бүләк иткәнче, шәһәр үзәгендәге зәркән кибетенә барып кил. Аларга, әлеге әйберне сатарга теләвеңне әйт һәм бел: аның өчен күпме акча тәкъдим итәрләр икән», – дигән...
Улы зәркән кибетенә киткән, ә аннары кайтып: «Алар 150 сум тәкъдим итте, чөнки сәгать бик иске», – дип аңлаткан.
Әтисе: «Хәзер ломбардка бар», – дигән.
Улы әтисен тыңлап шунда киткән һәм кайткач, әтисенә: «Ломбард 10 000 тәкъдим итте, чөнки сәгать бик нык таушалган күренә», – дип әйткән.
Инде дә әтисе музейга барып, сәгатьне күрсәтергә кушкан. Угыл киткән. Һәм бик дулкынланып кайткан.
– Әти, бу сәгатьне бик тә сирәк әйбер диделәр, аның өчен 500 000 сум тәкъдим иттеләр һәм сатып алганнан соң ул кыйммәтле антиквар коллекциягә кертеләчәк икән, – дип сөйләгән.
Әтисе аңа:
– Минем сиңа шуны аңлатасым килде, улым: дөрес урын – безне дөрес бәяли. Дөрес түгел урында булмаска тырыш һәм әгәр дә сине дөрес бәяләмиләр икән, ачуланма. Бәяңне беркем дә күрмәгән җирдә калма, аннан кит, – дигән.
Һәркемгә чын кыйммәтебезне аңларлык һәм хезмәтебезне генә түгел, шәхси сыйфатларыбызны да бәяләрлек үз урыныбызны табу бәхете насыйп итсен.
Фото: Фирдүс Мингазов,
Рәзилә Хәйретдинованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев