Улыбызны яратабыз, әмма аерым яшәсен (редакциягә килгән хат)
Бер үзеңчә көнкүрешкә, тынычлыкка өйрәнгәч, кабат яныңда кемнәрнеңдер, хәтта үз балаңның да, яшәвенә ияләшеп булмый икән. Улыбызның аерылып кайтуы чак кына әти-әни – угыл мөнәсәбәтләрен бозмый калды...
Фото: ясалма интеллект
Гаиләбездә уңай тәмамланган мөһим мәсьәлә турында язарга булдым. Хәзер күп яшьләр аерылыша һәм мондый хәл бер бездә генә түгелдер дип уйлыйм. Кемнәргә дә булса файдасы тими калмас.
Улыбыз сигез ел элек өйләнеп, хатыны белән бездән аерым яши башлады, икесе дә Казанда эшләгәнлектән, шунда киттеләр. Яшел Үзәндә үз йортыбыз белән торсак та, урын җитәрлек булса да, шулай теләделәр. Ярар, каршы килмәдек, яшьләр ояларын үзләренчә корырга телидер, дидек. Башта бик моңсу булды. Шулай әкрен генә, үзебезчә яшәргә өйрәндек. Безнең тормыш хәзер ирем белән икебез өчен җайлашкан. Тыныч һәм бөтен җирдә тәртип. Өйдә дә үзебез теләгәнчә, үзебезгә уңайлы итеп ремонт ясадык.
Узган ноябрь бәйрәмнәре алдыннан, улыбыз шалтыратып, аерылышырга җыенулары турында хәбәр итте. Тавышы бик дулкынланган, борчулы иде. Мин дә борчылдым, әлбәттә, әмма шаккатмадым. Шулай буласын сизендем инде, чөнки киленебез җиңел акыллырак булды, рәхәтлектә генә яшәргә теләде, бала да табасы килмәде.
Улыбыз вакытлыча бездә яшәп торырга рөхсәт сорады. Үз балаңа ничек «юк» дисең инде, әлбәттә, кайт, дидек. Тик гадәтләнгән тормышыбызның асты өскә килде. Дөрес аңлагыз, без улыбызны үлеп яратабыз, ул безнең бердәнбер. Әмма сигез ел эчендә ул бөтенләй башка гадәтләргә өйрәнгән, өйдә дә үзен бөтенләй башкача тотучы ят кешегә әверелгән.
Беренче әйткәләшү ул кайтканның икенче көнендә үк булды. Иртән эшкә барыр алдыннан ашарга әзерләргә дип кухняга төшсәм, кухнямны танымадым: раковинада пычрак савыт-саба, өстәлдә валчыклар, суыткычта тәртипсезлек... Мин тәрбияләгән егет түгел, диярсең. Өйләнгәнче мондый түгел иде, димәк, алар гаиләсендә бардак норма булган. Замечание ясадым. «Гафу, әни, онытканмын юарга», – диде. Әмма бу башы гына булган икән. Улым соң ята, музыка тыңлый, телефоннан сөйләшә, киемнәре кая эләкте шунда кала, төрле вакытта ашый һәм савыт-сабасы шул килеш кала... Ә без әтисе белән тәртипкә, чисталыкка һәм тынычлыкка өйрәнгән. Түзәргә тырыштым. Әмма замечаниеләрем артканнан арта барды. «Музыкаңны бас, әкренрәк сөйләш, каты басып йөрмә, әйберләреңне җый, посудаңны ю, һ.б., һ.б.»…
Улым залда диван белән өстәлне үзенә җайлаштырып куйгач, әтисенең дә түземлеге текәнде. «Әти, шулай телевизор карарга җайлырак бит, күзгә кояш төшми», – дип аңлатты улым. Син кайтканчы, безгә тегеләй дә уңайлы иде, диде әтисе. «Бу безнең өй һәм монда барысы да без теләгәнчә уңайлы», – диде ирем.
– Бу өй минеке дә дип уйлаган идем, – дип үпкәләде улым. – Мин монда үстем! Мин сезгә бик комачаулыйм бугай! – дип, бүлмәсенә менеп китте.
Күрәсең, артыгын әйтеп ташладык. Әмма, үз өебездә үзебезчә яши алмаганга нервыларым кузгала башлады минем дә. Аңлыйм, улымның авыр вакытлары, гаиләсе таркалды, яңа тормыш алдында тора, кая барып бәрелергә белми. Шулай да, безнең тәртипләр белән дә санлашырга кирәктер инде. Аннары дуслары килә башлады. «Мин кунаклар көтмәдем, шуңа аларны сыйларга тәмлүшкәләр дә юк», – дигәнгә:
– Әни, борчылма, без пиццага заказ бирәбез, – дип җаваплады.
Мунча керәләр, шашлык кыздыралар һәм алардан соң ни калганын күз алдыгызга китерәсездер. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң утырып сөйләшүдән башка чара калмады. Без улыбызга аны чиксез яратуыбыз, авыр минутларында һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуыбызны, әмма бер түбә астында болай яшәп булмавын аңлаттык.
– Син инде үз гадәтләрең, үз тормышың булган зур кеше. Безнең дә синсез узган сигез ел дәвамында үз тәртипләребез, үзебезчә яшәү рәвеше барлыкка килде. Үз куышыңны булдырырга кирәк. Беренче взноска акча белән булышабыз, аннары да, таләп ителсә, ярдәм итәчәкбез, – дидек.
23 февральне улыбыз үз фатирында дусларын җыеп бәйрәм итте. Башта, аны күчендергәндә, мебель алышканда, еладым һәм үземне гаепле сиздем. Кыен булды. Ә хәзер, Аллаһка шөкер, шулай эшләвебезгә сөенеп туя алмыйбыз. Араларыбыз элеккегә караганда да җылырак. Улыбыз атнага бер әбизәтелне бездә, һәр көнне телефоннан сөйләшеп торабыз, берәр эш килеп чыкса, шунда ук килеп җитә.
Сәламнәр юллап калам. Исемемне күрсәтмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Дорес сузгэ жавап юк, дигэн кебек, дорес эшкэ хокем юк . Борынгыдан бергэ жыелышып яшэудэн, балаларны юкка башка чыгару башланмагандыр инде ул.
0
0