Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иҗат

Сеңлем гел иреннән зарлана, әмма аерылышмый (редакциягә килгән хат)

– Сәлам, кызлар, хәерле көннәр! Минәйтәм, бер кызык булсын әле, газетага шалтыратып та эчемне бушатыйм әле, нигә дип бу хакта гел әни һәм дус кызым белән генә сөйләшергә соң әле, – дип башлады сүзен шалтыратучыбыз, тавышы буенча утыз биш яшьләр тирәсендәге ханым.

Фото: ясалма интеллект

– Газетага язып чыгарырсыз дигән өметләр белән дә шалтыратуым иде әлбәттә. Мөгаен бер бездә генә түгел мондый хәл, чөнки иренең кыланмышларын кичерүче һәм берни булмагандай бергә яшәүләрен дәвам итүче хатын-кызлар буа буарлык. Ә сүзем үзем түгел, сеңлем турында.

Цирк диимме, спектакль диимме, инде дүрт еллап дәвам итә. Алдан чын күңелемнән сеңлемә ярдәм итәм дип уйладым. Чөнки, әниләргә килгән саен елый-елый иреннән зарлана, «булды-җитте, түзәр чама калмады, аерылам» дия-дия аһ-зарын түгә. Ә без аны тыңлап иренә берәр сүз әйтә башласак, теше-тырнагы белән хәләлен «явыз туганнарыннан» яклый, безне аның бәхетле гаиләсеннән көнләшүдә гаепли башлый. Инде соңгы вакытта мин моның уен гына булуын аңладым, кысылмый башладым. Тыңламыйм да, хәтта. Әни ачулана: «Сеңлеңнең тормышы авыр, әнә ире нинди, фәлән-төгән, синең нүжәли йөрәгең авыртмый», – ди. Сеңлемә бернинди дә ярдәм кирәкмәвен, үзенә игътибар иттерер һәм жәлләтер өчен генә әртисләнүен әнигә аңлатып карыйм, ышанмый. 

Миннән биш яшькә кечерәк һәм бик иркә булып, барыбызны да үз көенә биетеп үскән сеңлем Гөлчәчәк тормышында булачак ире Әмир биш ел элек пәйда булды. Озын буйлы, ягымлы елмаюлы һәм үз-үзенә ышанычы ташып торган егеткә сеңлем бер күрүдә гашыйк булды. Казанга йөреп, бер фирмада менеджер булып эшләвен, алга таба зур планнары турында танышырга килгәч үк сөйләде. Миңа ул буш куык булып тоелды, тик дәшмәдем – сеңлем бәхетле иде.

Өйләнешүләре дә бик тиз булды. Әмир Гөлчәчәкнең ипотекага алган фатирына күченде. Сеңлем дә төшеп калганнардан түгел үзе, хезмәт хакы яхшы, шулай да аның яртысын ипотека «йотып» бара. «Хәзер икебезнең  айлык керемне кушкач, түлисе дә, яшисе дә җиңелрәк булачак, Әмирне эшендә күтәрергә тиешләр», – дип сайрады беркатлы сеңлем. Әмирен әлегәчә «күтәрәләр».

Гөлчәчәкнең иренә карата канәгатьсезлеге өйләнешкәннән соң ярты еллар узгач күперә башлады. Әнигә килеп, өй эшләрендә бөтенләй булышмый дип, зарларын бушатты. Без инде үз ягыбыздан сеңлемне яклап, ә иреңә алай әйт, болай ит, дип, өйрәтәбез. Бер атнадан очрашкач, Әмирнең аңа бик әйбәт итеп, ирләрнең акча эшләргә, ә хатыннарның өйне карарга тиешлеге турында аңлатуын килеп сөйләде. Әле, җитмәсә, туганнарың сине миңа каршы котырта, дип тә өстәгән.

Болар гаилә корганнан соң берәр ел узгачтыр, Әмирнең Гөлчәчәктән шактый күпкә акчаны әзрәк эшләве беленде. Һәм ул аның шәхси чыгымнарына гына тотыла, чак җитә икән, ә барлык гаилә чыгымнарын сеңлем тарта. Шулай булуына карамастан, үзен гаилә башлыгы дип саный һәм тиешле хөрмәтне таләп итә. Сеңлемнең пешергән ризыкларыннан, башка эшләреннән кимчелек таба, үзе бармакка-бармак сукмый.

Әле шунда да киңәшләр бирергә тырыштым. «Әмирең уңайлы урын тапты да, кереп оялады, рәхәтләнеп бер мәшәкать күрми яшәп ята, ә син түзәсең! Таләпчәнрәк бул, селкет, эшләт», – дидем.

Ике көннән миңа шалтыратып, Әмиренең гафу үтенүен, минем Гөлчәчәкне аларның гаиләсенә каршы котыртуым һәм шундый иргә кияүгә чыгуына көнләшүем турында әйтте. Мин. Көнлим. Аның ялкау һәм буш куык белән яшәвенә. Шаклар каттым.

Дальше-больше хуже гына була барды. Инде тора-бара Әмире йорт паразитына әйләнеп бетте. Эштән соң диванга кырын ятып, янында биеп йөрергә кирәк була башлаган. Һәрбер вак-төяккә бәйләнергә тотынган. Берсендә Гөлчәчәк әнигә: «Күлмәгенең кайсыдыр җирендә начар үтүкләнгән өчен бер сәгать акырды, ә мин төне буе квартал отчетлары эшләдем, керфеккә-керфек какмаган килеш иртәнге аш әзерләдем, аңа да риза түгел», – дип елады.

Әни дә, нигә түзәсең син аның кыланмышларына, куып чыгар шуны, нәрсәгә ул сиңа, дип кызганды. Сеңлем, әни белән минем шундый жәлләүләрдән соң: «Все, менә хәзер кайтам да, аерылышам!» – дип чыгып китә һәм бер атнадан Әмирен «гаилә мөнәсәбәтләрен аңламаучы явыз әни»дән яклый башлый.

Ике ел элек Гөлчәчәк иренең телефонында бер кыз белән язышуын күреп, чүт акылдан язмады. Үкереп елап әниләргә килде. Көчкә тынычландырдык. «Түзәр чамам калмады, бусы соңгы тамчы», – дип кайтып китте. Иртәгәсен үк: «Ул бары тик дусларча язышу булган. Ә менә сез, гел Әмиргә каршы һәм безнең гаиләне җимерергә генә торасыз», – дип шалтыратты.

Менә шуннан бирле киңәш бирүдән туктадым. Тыңлап торам, башымны селкеп алам – шуның белән шул. Чөнки, Гөлчәчәккә ярдәм кирәкми. Аңа елар өчен «жилетка» һәм, әйе, син нужа күреп, кыен яшисең, дип әйтерлек кеше генә кирәк. Ә эчен бушатып, елап туйганнан соң, ул үзенең Әмире янына кайта да, кабат күндәм хатын роленә керә. Мин бу цирктан туйдым. Әле узган ялларда гына килеп Әмиренең хыянәте турында яшьләрен түкте һәм иртәгәсен үк аерылышуга гариза язам, дип кайтып китте. Әлбәттә бернинди дә гариза язмады, җитмәсә иптәш кызларына: «Әни белән апа гел минем гаиләмә тыкшына, бәхетебезне җимерергә тели», – дип зарланган.

Әни бик борчыла, Гөлчәчәк иреннән котылыр дип өметләнә. Ә мин аның ирен шундый килеш тә яратуын һәм аны беркайчан да куып чыгармаячагын беләм. Аңа шулай елап, зарланып, бәхетсезлеге өчен җаваплылыкны башкаларга – иренә, явыз туганнарына, нинди дә булса хәлләргә тапшырып яшәве ошый. Без әни белән аның спектаклендә тамашачы: һәрвакыт тыңлыйбыз, жәллибез, ул бервакытта да үтәмәгән киңәшләр бирәбез. Юләрләр.

Миннән булды. Башка тыңламаячакмын да. Килеп, иреннән зарлана башлауга, торып чыгып китәчәкмен. Шундый ир белән яшим дип, ничек шуның кадәр үзеңне хөрмәт итмәскә кирәк ул, ә?! Әле кул күтәрми. Әле. Тиздән анысы да башланыр, мөгаен, чөнки бөтен кыланмышларны кичереп торган чүпрәк хатынны теләсә нишләтеп була. Аллаһ сакласын  инде. Минем, үтергәнче кыйнагач, көчкә исән калып, больницада дәваланганнан соң кабат шул хайван ире янына кайткан хатыннар турында да ишеткән бар. Андый хатыннарның башларындагы ми урынында нәрсә икән ул?! Минем сеңел дә шулар рәтендә. Ничек аңлатырга шул киребеткәнгә иренең юньсез буш куык икәнен, балалары була калса тагын да азачагын, шуның белән гомеренең иң матур елларын әрәм итүен ничек җиткерергә?

Сеңлемнең дә, иренең дә исемнәрен үзгәрттем, үземнекен күрсәтмәвегезне үтенәм.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев