Мунчабыз булгач, дуслар бик күбәйде (редакциягә килгән хат)
Мин чынлап та, түтәлләрсез, теплицаларсыз «ялкау» бакчабыз гына булуын теләдем. Шулай да, бераз гына яшел үләннәр, чәчәкләр утыртырга планлаштырдым үзе. Ирем дә сарай-коймаларны яңартырга теләде. Эш җитәрлек иде. Әмма күңел ачарга теләүче дуслар ни дә булса эшләргә ирек бирмәде. Төялешәләр дә, килеп җитәләр. Бервакыт...
Фото: ясалма интеллект
Бүгенге «Хат килде» рубрикасында райондашларыбыз редакциябезгә шалтыратып, «Әйтәм әле»гә дип сөйләгән хәлләрне җәелдеребрәк язып, бастырырга булдык. Газетабызны алдыручылар бик рәхәтләнеп укыр һәм, бәлки, үзләрендә дә берәр хат язып юллау яки шалтыратып кызыклы вакыйга турында сөйләү теләге уяныр дип өметләнәбез.
...Шәһәребезнең уртасында диярлек урнашкан бакчачылыкта былтыр мунчалы дача сатып алдык. Баштан ук, бернинди бәрәңге, редис, кишер һәм башка нәрсәләр үсә торган эчпошыргыч урын булмаячак безнең бакча, дип, ирем белән сүз куештык.
Дачабызның бары тик рәхәтләнеп ял итү, мунча керү урыны гына булачагын белгәч, аралашып яши торган дус гаиләләребез дә шатланды. «Алайса, әти-әни янына барабыз да, эт булып арып кайтабыз, мунчабыз – мунча, ялыбыз – ял булмый. Ярый әле сез бакча алдыгыз, хет җыелышып ял итәрлек бер урыны булды», – диештеләр. Һәм, ирем белән, мунчалы дача алганнан соң «дусларыбыз»ның артык күп булуын аңладык. Безнең белән вакытларын уздырырга теләүчеләр күзгә күренеп күбәйде, мин сиңа әйтим! Шул рәвешле берничә атна рәттән яллар дуслар белән мунча-ял-шашлык тәртибендә үтте. Инде гел шулай яшәп булмый бит, ирем белән уйлаштык та, алдагы ялларда бакчабызның тирәсен яңартып, матурлап тотарга планлаштырдык. Тик, барып чыкмады, танышларыбызның безнең белән ял итәселәре килде. «Әйдәгез, бусында түгел, киләсе атнада очрашыйк», – дип карадык, әмма ял итәргә китәләр икән, нәкъ менә бу атнада кирәк боларга. Ярар соң инде алайса, дип, килештек. Эш артка күчте. Тагын бер атнабыз күңелле генә ял итеп узды. Аннары тагын берничә ялыбыз дусларга багышланды. Шулай итеп, җәй уртасы узып китте. Гел ял итүләребез артыкка киткәнен үзебез дә аңладык инде. Чөнки, инде әллә кайчаннан бирле аралашмый башлаган кешеләр дә килә башлады. Ә кайберәүләре без бөтенләй белмәгән үз танышларын ияртеп килергә дә тарсынып тормады. Әлегәчә без барлыгын белмәгән әллә нинди ерак туганнар шалтыратырга тотынды.
Атна саен бер өзлексез кеше дә кеше, инде туя башладык без дә. Ирем белән утырдык та, бу кунаклар белән нәрсә дә булса эшләргә кирәк, диештек.
Мин чынлап та, түтәлләрсез, теплицаларсыз «ялкау» бакчабыз гына булуын теләдем. Шулай да, бераз гына яшел үләннәр, чәчәкләр утыртырга планлаштырдым үзе. Ирем дә сарай-коймаларны яңартырга теләде. Эш җитәрлек иде. Әмма күңел ачарга теләүче дуслар ни дә булса эшләргә ирек бирмәде. Төялешәләр дә, килеп җитәләр. Бервакыт, таныш хатынның туган көненә җыелыштык (алар фатирында) һәм берзаман болар, иртәгә безнең дачага барып, чабынып, шашлыклар ашасак ничек яхшы булыр иде темасына кереп киттеләр. Без ирем белән ризалыгыбызны да биреп өлгермәдек, болар инде кемнең нинди машина белән барасын бүлешә башлады.
– Туктагыз әле, тукта, – дип бүлдерде боларны ирем, – без иртәгә дачада булмыйбыз, безнең эшләр бар.
– Ярар соң, булмасагыз инде, безгә сез кирәкмисез дә! – диде бер дустыбыз күңелле генә, – үзебез барабыз, шашлыклар кыздырабыз, чабынабыз да кайтабыз.
Менә шунда күңелдәгеләр бәреп чыкты. Ирем белән берберебезгә карашып алдык та, дачабызда башка күңел ачулар булмаячагын хәбәр иттек. «Эшлисе эшләр күп җыелды, атна саен кунаклар белән болай да көз җитә инде, ә без әле бармакка бармак та суга алмыйбыз, болай бармый, җәмәгать, мунча һәм шашлыкларны туктатабыз!» – дидек. Алай да, болай да юмалап карадылар, без сүзебездә тордык: «Эш башлыйбыз, кунаклар җаена торырга вакытыбыз юк», – дидек. Шуннан үпкәләүләр башланды. Барысының да диярлек кәефләре кырылды. Ә фатир хуҗабикәсе безне туган көнен бозуда гаепләде. Безгә кайтып китүдән башка чара калмады.
Безнең өчен әлеге туган көн матур тәмамланмаса да, күңелдә җиңеллек иде. Ирем белән планнар корып кайттык. Ул шунда үзенең теплица куясы килүен әйтте. Ә мин, кышка сарымсак утыртып калдырам, дидем. Шуларны әйтештек тә, икебез дә шаркылдап көлеп җибәрдек. Менә сиңа «ялкау» дача булдыручылар! Ышанасызмы-юкмы, мавыгып киттек бит җир эше белән! Рәхәтләнеп казынабыз хәзер. Былтыр көз чия, алмагач, груша утыртып калдырган идек, киткәннәр. Бик матур булып үсәргә тырышалар. Быел карлар эреп бетүен көчкә көтеп алдык, кыш буе планнар кордык һәм хәзер атна саен шуларны әкренләп тормышка ашырабыз. Әти-әниләр дә шаккатты, мактыйлар. Ә безгә рәхәт. Балалар да атлыгып тора бакчага барырга. Инде ирем яңа, зуррак, җылы өй салу уе белән яна. Монысы җәйге өй генә һәм балаларга аерым бүлмәләр дә юк. Тик анысы әле киләчәктә.
Дусларны җыеп, күңелле иттереп ял да итәсе бик килми нигәдер, һаман нәрсәдер кыймылдыйсы, яңартасы, утыртасы килә. Менә җир шундый икән ул, яраттыра икән. Бернәрсә дә үстерергә теләмәгән мин, беләсезме, быел бөтен нәрсә утырттым. Помидор үсентеләренә кадәр үстердем фатирыбыз тәрәзә төбендә.
Ә дусларның күбесе, мунчалы дача алганнан соң ничек пәйда булсалар, барлы-юклы ярты ел эчендә, шулай ук юкка да чыктылар. Кызык инде, әйеме...
Исемем сезнең өчен генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев