Мин яратам сине тормыш
Госман Вәлиуллин шигыре.
Шигырь язам, көн дә язам,
Күңелләрем минем тулганга.
Яшиселәр килә колач җәеп,
Сез дусларым минем булганга.
Ашасам, ашым тәмле түгел,
Чәем эчсәм, аның балы юк.
Ватсап аша кереп сөйләшмәсәм,
Бернәрсәгә минем җаем юк.
Сез дусларның хәлен белгәч,
Күтәрелә минем күңелләр.
Гөрләп янган ялгыз йөрәгемнең
Ялкыннары бик тиз сүнәләр.
Ватсап аша көн дә карыйм
Бергә төшкән сыйныф сурәтен.
Күңелемә дару булып бара,
Файдасы күп аның күрәсең.
Күпме еллар үтеп китте,
Сурәтнең дә төсе саргайган.
Һәр нәрсәнең үз вакыты бар,
Без дә инде хәзер картайган.
Күз алдымда тора сурәтебез,
Һаман килә аны карыйсы.
Бакыйлыкта инде күп дусларым,
Сыйныфның да юк бит яртысы.
Госман Вәлиуллин. Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев