«Яраткан» энекәшем (редакциягә килгән хат)
Үз балаларын төрлечә яратучы ата-аналар бар, диләр. Башкаларда ничектер, минекеләр бу фикерне тулаем аклый. Чөнки энекәшем һәрвакыт әти-әни тормышының үзәге булды. Ул тугач, көне буе минем барлыгымны да оныткан чаклары яки нибары «тавышланма, энең йоклый» дип ысылдаганнары гына да күп иде...
Ничектер шулай килеп чыкты, Маннур безнең гаиләдә баш булды. Барыбыз өчен дә. Бары тик әтинең әнисе Нурзадә дәү әнием генә аңа баш имәде. Әти белән әнине гел әрләде, баланы бозасыз, диде.
Энем теләгән нәрсәсенә һәрвакыт иреште. Мин яңа курчак сорасам: «Нәрсәгә инде ул сиңа, өчәү бар бит инде», – дип, кискен әрләп куялар. Ә инде Маннурга йөзенче машинасын – бик рәхәтләнеп алалар. Ул «юк» сүзен белми үсте. Миңа тыелган нәрсәләр аңа рөхсәт иде. Энем туздырганны һәрвакыт кем дә булса җыйды, әгәр дә мин уенчыкларымны таратсам – миңа эләгә иде.
Урамга чыксам, гел аны тагып чыгаралар. Аның һәр егылуы, бәрелүе, тырналуы өчен мин җавап бирдем. Берсендә таудан шуганда егылды, әни аның елавын ишетеп, атылып чыкты да, мине бәргәләп атты. Андый мизгелләр чиксез булды инде, күбесе истә дә юк. Гаепсез булсам да, гел гаепле калдым. Ул ваткан ваза өчен төне буе чатлыкта басып торганымны ничек онытыйм?
Энекәшемә мин һәрвакыт тиеш булдым. Алып барырга, карарга, җыярга, иң тәмлесен, иң яхшысын бирергә. Аңа икене, миңа берне алганда да, үземнең киндер шоколадымны ул ала, чөнки аңа өч кирәк! Циркка ул барсын, ул кечерәк, аңа кызыграк…
Әмма үсә барган саен миндә каршылык та арта барды. Югары уку йортына укырга кергәч, бик рәхәтләнеп дәү әниемдә яши башладым. Әмма барыбер мине тынычлыкта калдырмадылар. Барыбер Маннурны контрольдә тотарга, математикадан булышырга, кибеткә алып барырга, өй эшләрен эшләшергә тиеш идем. Энем институтка керә алмаганга да мин гаепле булдым. Чөнки «ты как дура, не умеешь толково объяснить»…
Үзенең 70 яшьлек юбилеенда дәү әнием Нурзадә фатирын миңа васыять итәчәген әйткәч, әнинең ничек кычкырынганын ишетсәгез! Аның уйлавынча, фатирны Маннур исеменә язарга кирәк. Әмма әбием бирешмәде: «Мин сезнең эгоист бетегезгә янган үтүгемне дә калдырмыйм. Аның череклеген үтәли күрәм!» – диде. Әти белән әни никадәр тырышсалар да (хәтта табиб та чакырттылар), янасалар да, дәү әни «Дарственная»ны миңа язды. Ахирәтенең улы адвокат иде, шуңа барысы да тиз һәм дөрес эшләнде.
Шуннан бирле әти-әниләр минем белән сөйләшми. Мин энем файдасына фатирдан баш тартырга тиеш булганмын икән…
Хатның дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №2 (17 гыйнвар, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Я. Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев