Интернет – кияү (редакциягә килгән хат)
Кызымны, йөрәгемне кысып булса да, авылдан шәһәргә чыгарып җибәрдем. Соң, авылда калдыра алмыйм бит инде, нишләсен ул монда, ни эше юк, ни кешеләре бетеп бара. Балакаем шәһәргә тиз ияләште, яхшы эш тә тапты, фатир арендаларга без булыштык башта, аннары үзе түләп тора башлады. Мин ул кайткан саен тукыдым, башлы-күзле бул, үзеңә ир тап, дип. Ә аның вакыты юк, имеш, эшли...
Интернет заманы инде хәзер, бөтен эш шуның аркылы башкарыла, хәтта үзеңә тиң ярны да шуннан эзлисе. Үземнең кызым да ирен шуннан тапкан булып чыкты. Ышанмадым сөйләгәч, шаяртадыр дип уйладым. Кияү дә авызын ерган, әйе шул, ди. Аннары мин дә шаккаттым инде, алдамауларын белгәч.
Интернет аша ирләр белән танышмагыз, анда җыен алдакчы, альфонслар гына, диеберәк язылган бер хат бастырган идегез, күптән инде. Менә мин кызымның гаилә кору тарихын язарга булдым. Теге хатның киресе була минеке, чөнки киявем алтын минем, күзләр генә тимәсен!
Кызымны, йөрәгемне кысып булса да, авылдан шәһәргә чыгарып җибәрдем. Соң, авылда калдыра алмыйм бит инде, нишләсен ул монда, ни эше юк, ни кешеләре бетеп бара. Балакаем шәһәргә тиз ияләште, яхшы эш тә тапты, фатир арендаларга без булыштык башта, аннары үзе түләп тора башлады. Мин ул кайткан саен тукыдым, башлы-күзле бул, үзеңә ир тап, дип. Ә аның вакыты юк, имеш, эшли. Кызым, егетләр күп була торган төнге клубларга йөрүчеләрдән, урамда танышучылардан булмады, шөкер анысы. Менә мин аптыратканнан, күрәсең, үзенә бердәнберен интернет аша табарга булган. Анда – танышулар сайтында дип сөйләде, үзе турында һәм танышырга теләгән ир-егеткә таләпләре хакында мәгълүмат урнаштырган. Ул начар гадәтләрсез, хатын-кызны хөрмәт итүче булырга тиеш.
Үзе сөйли әтисе белән миңа бу хәлләрне, үзе көлә, аның артыннан без... Тамаша инде. Кызым чибәр минем, килешле киенә дә белә. Менә тотынганнар шалтыратырга төрле сорттан ирләр. Күпчелек танышулар башланмыйча да тәмамланган. Ирләрнең күбесе баштан ук ниндидер шартлар куйган, кайберләре өйләнгән булулары һәм сөяркә эзләүләре турында турыдан-туры әйткән. Алар шалтыратулары белән кызымны туйдырып бетергән.
Ничектер, бер көнне иртән ниндидер Илнур шалтыраткан. Кызым аның белән тыныч кына сөйләшкән, тегесе бернәрсә дә таләп тә итмәгән. Кичен тагын шалтыраткан. Озак кына аралашканнар. Вакытны сузмас өчен, кызым аңа үзе очрашу билгеләгән, егет кечкенә кафега барырга тәкъдим иткән. Ә очрашкач, Илнур бер дә кызым күзаллаганча ягымлы егет булып чыкмаган. Ул аңа беләсезме нәрсә тәкъдим иткән? «Мин өйләнергә җыенмыйм, чөнки ир кешенең бер генә хатын-кыз булырга тиеш түгел. Ә менә бала кирәк. Әгәр дә миңа бала тапсаң, сиңа коттедж, машина һәм ай саен акча бирәм», – дигән. Кызым баш тарткан. Тагын әллә кемнәр әллә ниләр тәкъдим иткән. Кызым тәмам гарык булган һәм бу эзләнүләренә нокта куярга уйлаган. Теге танышулар сайтыннан үзен алып ташларга һәм андый юк эш белән башка шөгыльләнмәскә булган. Тик болай иткәнче тагын бер егет шалтыратып өлгергән. Монысы точно соңгысы, дип, Илфир белән очрашуга ризалашкан.
Кыяфәтен генә карыйм да, куып җибәрәм, дигән уйлар белән кызым билгеләнгән урынга барган. Ә анда…
Авылымны да, исем-фамилиямне дә күрсәтмәгез. Киявемнең интернеттан табылуын белүләрен теләмим.
Хатның дәвамын «Яшел Үзән» газетасының №2 (17 гыйнвар, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев