Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

«Мәхәббәт бер генә булырга тиеш һәм гомерлеккә» (редакциягә килгән хат)

Бу хәл бик күп еллар элек булган. Һәм ул вакытларда заманы да, әхлак-тәрбия дә башка. Вакыйга сугыштан соң, авылда бара. Анда кара чәчле, коңгырт күзле татар чибәре Зөһрәне чанага утырталар да, урлап китәләр. Мондый хәлнең булырга мөмкинлеге турында уйлап та карамаган кыз кычкырырга да өлгерми. Файдасы да булмас иде. Зариф атларын куалый, авыл артта кала...

Саулармысез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Без бу хатны әни белән бергә язабыз, дөресрәге, аның теләге буенча. Әнигә 76 яшь. «Яшел Үзән»не кулына алган саен әйтә, әйдә әнкәй белән әткәй (минем дәү әни белән дәү әти була инде) турында без дә хат языйк әле, ди. Әни үзе тумышы белән Буа районыннан, әмма 17 яшендә Зеленодольскига килеп урнашкан һәм кияүгә шушы район егетенә кияүгә чыккан. Әмма аның үзе турында түгел, ә әнисе белән әтисе мәхәббәте турында сөйлисе килә.

...Бу хәл бик күп еллар элек булган. Һәм ул вакытларда заманы да, әхлак-тәрбия дә башка. Вакыйга сугыштан соң, авылда бара. Анда кара чәчле, коңгырт күзле татар чибәре Зөһрәне чанага утырталар да, урлап китәләр. Мондый хәлнең булырга мөмкинлеге турында уйлап та карамаган кыз кычкырырга да өлгерми. Файдасы да булмас иде. Зариф атларын куалый, авыл артта кала. Кыз башында бер генә: «Хәзер нәрсә була инде?» – дигән уй бөтерелә.

Ул юкка гына борчылмый. Кырыс әтиләре күп балалы гаиләдә беркемгә дә ирек бирми, кулда тота. Тәртип, буйсыну, хөрмәт була. Кичке яшьләр уеннарына да шик белән карый, хупламый. Бу юлы да Зөһрәне анда озак тормау шарты белән генә чыгара. Юкса, анда барысы да таныш йөзләр, гармун, бию-җырлардан гайре нәрсә дә юк, яшьләр тәртипле. Барыбер шикләнә. Һәм юкка шикләнми булып чыга.

Зариф алар авылына каяндыр узып барышлый гына кергән, чит егет була. Озак та тормый, якынча ярты сәгать тирәсе. Зөһрә белән карашлары да ялгыш кына очраша. Бер, ике... Күзләрен читкә алмыйча озак карап тора. Кыз да елмаеп куя. Ә нәрсә инде? Яшьлек!

Һәм егет үзен бер-ике сүз әйтергә читкәрәк чакыргач та, тиздән карлы юлдан аның белән «элдерәчәге» турында уйлап та карамый. Ә Зариф сөйләшеп тә тормый. Чанага утырта да, атларын куалый. Барып җиткәч, өйләрен күреп, Зөһрә шакката. Зур, матур.

– Улым! Син нәрсә? Бу кем? – кебек сорауларын яудырып, бусагада, матур киенгән, кечерәк кенә буйлы, Зөһрәне урлаучыныкы кебек яшькелт күзле хатын пәйда була.

– Аннары, әни. Барысы да аннары. Бу минем хатыным, – дип, егет өйгә уза.

Кыз үзен томандагы кебек хис итә. Ашыйсы килә, як-ягына каранмый. «Мин бары тик әти ничек икән анда, дип кенә уйладым. Әни? Эне-сеңелләрем? Һәм, барысы да йоклап киткәч, ул йорттан чыгып кача алдым», – дип искә алып, әнигә сөйли дәү әни.

Туып-үскән йортына икенче көнне генә кайтып җитә. Чәче-башы тузган, үзе йөгерә-атлый ашыгудан мышкылдаган. Капка төбендә әтисе каршы ала. Ул ун елга картайган кебек күренә.

– Әти... Мин. Әти, мин, – дип таптана кыз, дулкынланудан, хәтта, сөйли дә алмый.

– Мин сине башка өйгә кертмим. Гаиләне рисвай иттең, кунарга өйгә кайтмадың! – ди әтисе. Зөһрә үзенең бернинди гаебе булмавын аңлата башлый.

– Кешеләр ни әйтер? Күршеләр? Барысы да күргән бит, беләләр. Моннан соң сине кияүгә беркем алмаячак! Үзең шуны аңлыйсыңмы? Нәрсә булды? Нишләдең? Яшь кыз өенә кайтмасын әле! – дип, әтисе куллары белән башын тота. Кызыксынучан күршеләр кайсы-каян колак торгыза. Зөһрәгә шуның кадәр кыен була, җир тишегенә керер яки әллә кайларга китеп олагыр иде. Аяклары тотмас хәлгә килә. Шулчак тыкрык чатыннан бизәлгән атлы чана күренә. Күз яшьләре аша Зөһрә үзен урлап киткән Зарифны күрә, ә аның белән теге хатын һәм баһадир гәүдәле, олырак ир була. Алар капка төбенә килеп туктыйлар, һәм:

– Хуҗалар, кодаларны каршы алы гыз! Ә кәләш нигә кәефсез? Киявен дә көт мичә, качып киткән, – дип сүз башлыйлар. Кызның әтисе килүчеләр янына барып, күрешә. Зөһрә сүзсез кала. Аңын җу яр дәрәҗәгә җитә. Аның салкыннан туңган кулларын кемдер учларына ала…

(Кыскартып бирелде)

Язманы тулаем газетабызның №37 (18 сентябрь, 2025 ел) санында укырга мөмкин.

Фото: ясалма интеллект

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев