Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Иҗат

«Кызыл йолдызын да, тактасын да куптарып аттылар»: Авыл тарихыннан бер очрак

Матур һәм җылы майның хәерле көннәре белән, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Бу хатны язарга соңга калмадыммы икән инде, газетада бастырсагыз бик шатланыр һәм рәхмәтле булыр идем. Шуңа электрон почтагызга гына юллыйм, гадәти почта аша бик озак барыр дип уйладым.

Фото: ясалма интеллект

«Яшел Үзән»дә узган санда Бөек Җиңү турында әби-бабайларыгыз сөйләгән хатирәләр турында язмалар көтеп калабыз, дигән идегез. Шул юлларны укыдым да, уйга калдым. Юк икән бит миндә әбием сөйләгән андый истәлекләр... Юк... Шул аңыма барып җитте дә, үз-үземә шаккатып утырдым.

Нигә юк алар? Ә, чөнки, әбием исән вакытта мин әле андый тарихи вакыйгалар белән кызыксынырлык, аларны чын мәгънәсендә тирән итеп аңларлык яшьтә түгел идем. Эх, менә хәзер исән булсын иде 1897 елда дөньяга килгән әбием. Менә ул сөйләр иде минем бөтен төпченеп сораган, беләсем килгән вакыйгалар турында. Ә хәзерге авылым әбиләренең иң олысы да сугыш елларында әле үзләре дә кечкенә, 10-12 яшьлек балалар булган һәм сораштырып караганым бар, сугыш бетүе турында ишеткәч, авылда ниләр булганын рәтле-башлы сөйләүчеләре юк. Чөнки, бала – бала инде ул. Зурлар шатлана дип шатланган да, хәтерендә сакларга тырышмаган да.

Исән калган авылдашларының сугыштан нинди кыяфәттә кайтуларын, ничек аларны каршылауларын, тыныч тормышта ничек яшәп китүләрен хәтерләрендә саклаучылар юк та. Ә бит кемнеңдер фронттан гаиләсе янына кайтуы, бер карасаң, ул вакытта бик зур вакыйга булган. Без аларны, шул, кинолардан күреп кенә беләбез инде. Анда төшерелгәннәр дә татар авыллары турында түгел шул.

Мин 1965 елгы һәм үземне белә башлаганнан бирле авылыбызда 9 майны бик зур әзерлек белән, тантаналы рәвештә һәйкәл янында бәйрәм итәләр иде. Авылыбыз әллә ни зур булмаса да, ул көнне халык бик күп була торган иде. Ул хәзер ике-өч бөртек мәктәп баласы белән укытучыларыннан башка кеше таба алмыйсың. Нишләтәсең, монда аларның гаебе юк, заманы шул, авылларны бетерделәр. Ә без кечкенә вакытта һәр гаиләдә 5-7 бала гадәти күренеш булды. Сугыштан соң демография өстендә яхшы эшләгәннәр, кырылган халык урынына яңа буын дөньяга килгән. Шуңа, Җиңү бәйрәменә багышланган чарада укучылар бик күп була иде. Иртәдән кичкә кадәр һәйкәл янында икешәр-икешәр укучы икешәр сәгать «почетный караул»да тора. Анда эләгү өчен җан талаша идек инде. Алгы рәт эскәмияләрдә сугышта катнашкан бабайлар урын ала. Безнең өчен гадәти көндә гап-гади Сабир бабай, Исхак бабай, Фәһим бабай булган абыйлар, ул көнне тирән ихтирамга лаек геройларга әверелә һәм без аларга бу тантанада ниндидер аңлатып булмый торган эчке дулкынлану, чиксез олылау хисләре белән карый идек.

Менә шушы урында тагын уйга бирелдем әле: ул абыйларга сугышка киткәндә иң күбе 17-18 яшь булгандыр, мөгаен. Алар чынлап сугышта булдылармы икән? Кемнәндер ишеткән шундый сүзләр искә төште, беркемнең дә якты истәлегенә кагыласым килми, гафу үтенәм, әмма ул: «Сугыш эчендә булганнар кире кайтмады инде, алар яу кырында ятып калды, ә исән кайтучылар – алар сугышның кырыенда гына булучылар», – дигән иде. Бәлки андыйлар да булгандыр арада, әмма барысы да түгел, әлбәттә.

Аннары, авылны шаулаткан тагын бер вакыйга хәтердә калган. Гомере буе Бөек Ватан сугышы ветераны булып саналган, барлык кадер-хөрмәтләрдән файдаланган, 9 май көн танталарында алгы рәттә утырган бер авылдашыбызның сугышта полицай булып хезмәт итүе беленде. Төгәл елын хәтерләмим, әмма узган гасырның 80нче еллар ахыры яки 90нчы еллар башы булгандыр, мөгаен. Заманалар үзгәреп, архивларда яткан төрле документлар якты дөньяга чыккач ачыклангандыр дип уйлыйм. И-и, бөтен якын-тирәгә шаккаткыч хәбәр булды ул. Бер бездә генә түгел, күрше-тирә авылларда да табылды андыйлар. Ул бабай үзе исән түгел иде инде ул вакытта, ә карчыгы исән иде әле. Капкаларына беркетелгән кызыл йолдызны, «Бу йортта Бөек Ватан сугышы ветераны яши» дип язылган тактаны район үзәгеннән килгән кешеләр белән авыл Советы җитәкчеләре куптарып аттылар. Ул бабайның карчыгына да, балаларына да бик кыен булгандыр әтиләре турында мондый хәбәрне белү. Ә, бәлки, алар белгәндер дә, бәлки гаиләсенә сөйләгән дә булгандыр, кем белсен. Әмма балалары арасында урынлы җирдә эшләүчеләр дә бар иде, хәзер алар да гүр ияләре инде.

Газетаны укыганнан соң менә шундый хатирәләр яңарды һәм, алар сугыш беткән көннәрне үз күзләре белән күрүчеләрдән ишеткәннәр булмаса да, язасым килде. Болар Җиңү яуланганнан соң егерме елдан дөньяга килгән яңа буын истәлекләре.

Булмаган бит авыл тарихын язып баручы, һичьюгы, бер бөртек кеше. Хәзер андый елъязманы укуы ничек кызыклы һәм гыйбрәтле булыр иде. Бик күпләребез туганнарыбыз, ул чордагы тормыш турында яңа нәрсәләр белер иде. Иде…

Миңа хәзерге тыныч һәм матур тормыш биеклегеннән шулай дип әйтү, үткән буынга үпкә белдерү бик җиңел ул. Ә сугыштан соңгы елларда авылда яшәеш, аның кешеләре тарихын язу кайгысы булганмыни инде?!

Хатымны йомгаклап, шуны әйтәсем килә: бәлки арабызда бардыр сугыш беткән көн турында бәйнә-бәйнә кемнән дә булса сораштырып калып, хәтерендә саклаучы? Ирләр сугыштан кайткач, дүрт ел буе карт-коры, хатын-кыз һәм бала-чага тарткан авыл тормышы да үзгәргән бит инде – менә шул вакыйгалар турында язучылар булыр, бәлки. Бик кызыксынып укыр идек.

Алдан ук рәхмәтләремне һәм сәламнәремне юллап калам. Билгеле сәбәпләр аркасында исемемне дә, авылымны да күрсәтмим.

Шәһәрдә яшәүче райондашыгыз булам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев