Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Ирсез яшәү рәхәтрәк икән (редакциягә килгән хат)

...Хәзерге заманда барыбыз да диярлек яраткан кешеләребез белән кавышабыз, теләмәгән кешесе белән гаилә коручылар сирәктер дип уйлыйм. Мин дә яратып чыктым кияүгә, матур гына яшәдек, яшибез. Әлегәчә нәкъ шулай дип уйлый идем. Ә баксаң... алай түгел икән. Үзем дә аптырадым...

Ирем бик күптән түгел эшен алыштырды, күбрәк хезмәт хакы кирәк бит инде барыбызга да. Югыйсә, элеккесенә дә зарланганым булмады, җитеш яшибез, шөкер. Һәм бу эше шундый, сирәк булса да командировкаларга йөрергә кирәк. Менә беренче тапкыр китте. Бер атна ансыз яшәдек, тиздән кайтыр вакыты җитә. Ә мин аның шулай тиз кайтуын теләмәвемне аңладым. Һәм үземә үзем аптырап киттем. Беләсезме, көн дәвамында аны исемә дә алмыйм икән бит мин, кич үзе нәрсә дә булса телефонга язып җибәргәч кенә, каядыр ирем барлыгы искә төшә. Чын.

Шул бер атна эчендә әзрәк ябыгып та киттем, чөнки соңга калып кичен ашаулар юк. Баланың көнлек режимы тәртипкә килде, чөнки кичләрен әтисе белән котырынып уйнаулар бетте. Азык-төлеккә акча бик тә аз тотылды. Ризык әзерләүгә киткән вакыт турында әйтеп тә тормыйм. Моңа кадәр плитә янында көнем үтә иде. Бездә иң күп ашаучы ирем булуы ачыкланды. Өйдә дә чисталык һәм тәртип саклана, кер юу машинасын әле бер тапкыр әйләндердем, анда да ул өйдәге вакыттагы кебек дыңгычлап тутырып түгел. Савыт-сабалардан ике тәлинкә, ике кашык юыла.

Эшләве дә җиңелрәк, башым ял иткән, чөнки йокым туя, иремнең гырлавы төннәрен уятмый. Кичен урынга яткач, йоклап киткәнче рәхәтләнеп китап укыйм, беркем дә бәйләнми. Ничә еллар, безнең арада мәхәббәт, бер-беребезне яратабыз һәм бер-беребездән башка яши алмыйбыз, дип уйлап яшәлгән. Ә хәзер шундый фикергә килдем: безгә аерым яшәргә кирәк.

Әйе, әйтәм бит, үзем дә шаккатам мондый уйларыма. Иремнең бер атна гына янымда булмавы нәрсәләргә күземне ачты менә. Әмма, уйлый күрмәгез, ирем бик әйбәт «семьянин», яхшы әти, гаилә башлыгы минем. Зарланырлыгы юк. Елына икешәр тапкыр чит илләргә ял итәргә барабыз, әрләшмибез-талашмыйбыз, менә дигән улыбыз бар, быел беренче сыйныфка укырга керә, Аллаһ боерса. Ирем шуңа күрә дә кайтырга бик ашкына, баланы мәктәпкә бергәләшеп алып барасы килә.

Маеңа чыдаша алмыйсың, диярсез инде. Бәлки шулайдыр. Кем күзлегеннән карыйсың бит. Төрле хәлләрдә яшәүчеләр бар. Әмма ирдән башка көнкүрештә җиңелрәк булуын үземдә тойдым. Ул кайткач, тормыш элекке ярларына кайтыр, анысы. Тик, аңардан башка яшәгән көннәр дә күңелемдә калачак һәм өйдә нинди генә эшкә тотынсам да искә төшәчәк.

Күп ашавы да, гырлавы да, юыласы керләре дә ачуымны чыгарачак. Менә нишләп бетәсе булыр. Аерылышу да эш түгел, тиктомалдан шундый ирдән китмиләр инде, аңардан яхшыракны таба да алмаячакмын. Вәт, баш катты монда кысыр хәсрәт белән. Райондашлар ни әйтер икән? Әни кирәгемне бирәчәк бу хатны укыгач (әйе бит, әни), редакциягә дә шалтыратыр әле, бәлки. Чөнки «Яшел Үзән» килгәч, иң беренче эш итеп хатлар белән «Әйтәм әле»не укып чыга ул.

Барлык райондашларга кайнар сәламнәрем.
Р.М.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авылдан ирсез яшэп кара