Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Ирем, берни белмәгән башы белән, авылга кайтмакчы (редакциягә килгән хат)

Башта интернет кибет булды. Артур өйдә булган бөтен акчаны кырып-себереп, Кытайдан телефон чехоллары кайтартты. Алар брак булып чыкты, яртысы коробкада ук ярылып беткән иде. Аннары автомойка идеясе туды. Исәпләде, рәсемнәрен ясады, планнар төзеде, шундый эш ачарлык биналар барып карады. Ә ахырда, аренданы гына каплар һәм минуска китмәс өчен көненә йөзләп машина юарга кирәклеге ачыкланды. Бусы да янды…

Фото: ясалма интеллект

– Хәерле көннәр, кызлар, исәнмесез! – дип башлады трубканың теге башында кыюсыз гына тавыш белән бер ханым. – Дөрес шалтыратаммы икән, сөйлисе тема бар иде…

Әниләргә барган саен, вакыт булса, газетагызга күз йөртеп чыгам. Әни китереп тоттыра инде, менә кара инде моны, син ничек уйлыйсың, фәлән-төгән, дип. Мин укый башлаганчы яртысын сөйләп тә бирә. Язмаларның кияүләреннән зарланучы каенаналар, ирләреннән зарланучы хатыннарның гаиләдәге проблемалары турындагылары да булгалады. Чынлап, беркемнең дә сандыгы буш түгел инде бу тормышта. Менә безнең дә тормыш чәлпәрәмә килергә тора. Газетаны күпчелек авыл кешеләре алдыра дип беләм, миңа аларның киңәшләре бик кирәк хәзер. Әгәр дә мин эчемне бушатканнарны бастырсагыз, «Әйтәм әле»гә шалтыратып киңәшләрегезне бирсәгезче. Ирем турында сөйлим мин дә. Хатын-кызның язмышында шул төп бер проблема бар бит инде.

Шундый төр ирләр бар – мәңгелек хыялый хәйрүшләр (бусы да әни сүзе). Алар начар түгел. Ялкау да, явыз да, эчәргә яратучылар да түгел. Аларның эчләрендә тыныч кына яшәргә ирек бирмәүче ниндидер батарейкалары бар.

Ирем Артур нәкъ менә шундый. Һәм мин, әледән-әле чәчкән энергиясе бөтен гаиләбезне дер селкеткән шул батарейка белән унике ел гомер итәм.

Аның белән танышканда бу миңа хәтта ошый иде: күзләре янып тора, планнары күп төрле, энергиясе ташыган. Эшли, хезмәт хакы тотрыклы, әмма һәр кичне өйгә кайткач, үзенең «ниндидер дядяга эшләргә җене сөймәве» турында кабатлап тора. Мин аның ул сүзләрен меңәрләгән тапкыр ишеткәнмендер, мөгаен. Ватык пластинка кебек, билләһи! Ничек тә үз эшен ачасы, күпләп акча эшлисе килде.

Башта интернет кибет булды. Артур өйдә булган бөтен акчаны кырып-себереп, Кытайдан телефон чехоллары кайтартты. Алар брак булып чыкты, яртысы коробкада ук ярылып беткән иде. Аннары автомойка идеясе туды. Исәпләде, рәсемнәрен ясады, планнар төзеде, шундый эш ачарлык биналар барып карады. Ә ахырда, аренданы гына каплар һәм минуска китмәс өчен көненә йөзләп машина юарга кирәклеге ачыкланды. Бусы да янды…

Аннары Мирный бистәсендә бер оешмага кофе-автомат алып куйды. Ул бер айлап эшләгәч ватылып чыкты, ә ремонты яңасы бәясенә якын иде. Автоматы эшлиме-юкмы, урын арендасы өчен һәр көнне түләргә кирәк.

Һәрбер уңышсызлыктан соң Артур бераз тыныч тора. Кайвакытта берәр ай. Эшенә йөри, азсүзләнә, күбрәк телефонына текәлеп утыра. Мин инде аның мондый халәтен яттан беләм: тынлык, аннары күзләрендә ут кабына, аннары «тыңла әле, мин монда болай эшләргә уйлыйм...» – һәм барысы да яңадан башлана.

Бу юлы тынлык гомердә булмаганча – дүрт айга кадәр сузылды. Мин инде тынычлана башлаган идем, бәлки юләр адымнар ясамаслык сабак алгандыр, дип уйладым. Бәлки утыз җиде яшенә җитеп, тотрыклы эшенең читлек түгел, ә ныклы нигез икәнен аңлагандыр. Улыбызга ун яшь, бер-ике елдан яшүсмерлек чорына керә, чыгымнар артачак. Безгә хәзер акча җыярга кирәк, экспериментлар ясарга түгел.

Әмма өметләрем акланмады. Кичкене ашаганнан соң мин савыт-саба юа идем, Артур өстәл артында, гадәтенчә телефонын «ышкый». Минем эшемне төгәлләвемне көтеп торды да:

– Айгөл, акырма только, яме, бүлдермичә тыңла әле мине. Мин барысын да уйладым. Хәтерлисеңме, теге вакытта Фәнисләргә дачага барган идек? Минем шунда ук башыма уй килгән иде инде – менә бит ул җир, ал да эшлә. Хәзер итнең бәясен беләсеңме? Сыер итенең килосы 600-700 сум. Әле бу иң очсызы. Ә яшелчә? Помидорлар кыш көне дүрт йөзгә якын. Мин фермам булуын телим. Чын ферма. Җире, терлек-туары, теплицалары белән. Үзеңә үзең хуҗа. Үзеңнең итең, яшелчәң, җиләк-җимешең. Базарда сатабыз – байыйбыз.

Мин шаккатып, тик аңа карап торам. Эчемдә нәрсәдер кысылды, әллә йөрәгем, әллә сабырлыгым.

– Артур, – дим, тыныч сөйләргә тырышып, – синең гомереңдә бер генә түтәл дә казып караганың юк. Синең хәтта авылда дәү әниең дә юк иде кайтып йөрергә. Укропны петрушкадан аермыйсың, нинди авыл сиңа, нинди ферма?!

– Шуннан ни? – ди бу, – син бөтен фермерлар тумыштан тирестә казынган дип уйлыйсың чтоли? Хәзер интернет бар. Анда бернинди кыенлык та юк, кешеләр гасырлар буе шуның белән шөгыльләнә.

Мин ачуымнан һәм нишләргә белмәгәннән, битемне учларым белән капладым да, кухнядан чыгып киттем. Йә талаша башларбыз. Минем ярый авылда яшәү тәҗрибәсе бар. Әти белән әни миңа ун яшь чакта авылдан Яшел Үзәнгә күченеп килде. Авылда дәү әни яшәде (урыны оҗмахта булсын), каникул саен аның янында идем. Ә Артур чеп-чи шәһәр малае, ул туганда әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да, кайтып йөрергә әби-бабайлары исән булмаган инде.

Ә менә башына суккан юләр планнарыннан аны арындырып булмаячак. Ул инде хыяллары белән яна. Кич саен миңа фермер-блогерларның видеоларын күрсәтә. Тегеләре, авылда терлекләр асырап, бакча үстереп яшәүнең ни дәрәҗәдә яхшы икәнлеген сөйли, уңышлары белән мактана.

Ямь-яшел болыннар, тук сыерлар, шакмаклы чип-чиста күлмәк кигән фермер тракторы янына басып, ничек итеп офис коллыгыннан котылуы турында сөйли. Минем ирем шуларның һәр сүзенә ышанып, кызыгып, инде үзен шундый тук тормышлы, эшләре гөрләп барган бай фермер итеп күзаллый.

Мин аңа ферманың дача бакчасы түгеллеген, терлек-туарның – ветеринарлар, азык-төлек, авырулар, сую мәшәкатьләреннән торуын аңлатырга тырышып карадым. Хуҗалыгыңда барысында үстергән очракта да, аларны сату өчен мең төрле рөхсәт кәгазьләре артыннан йөрергә кирәклеген башына җиткерергә маташтым. Тик, кая ул?! Ишетми дә, аңларга теләми дә. Мине иремә ышанмауда гаепләде. Ышаныр идем мин аңа, әгәр дә моңа кадәр башлаган эшләрен ахырына җиткереп, гаиләгә акча керткән булса. Тик әлегәчә киресенчә генә булды шул. Гел тишек кесә белән калдык.

Ике атна элек, авылда җир таптым, дип артыма утыртты. Утыз сутый, көчкә түбәсен күтәреп торган бүрәнә өе, иске каралтысы, ауган коймасы булган, Яшел Үзәннән илле чакрым ераклыкта урнашкан Идел аръягындагы бетеп баручы авылда шактый очсыз җир. Мин аның бу хәбәрен җитди кабул итмәдем. Чөнки башында мие булган ир шундый урыннан шундый йорт аламы?!

Узган дүшәмбедә, эш башлау өчен өч миллион кредит алам, түләп барырга хезмәт хакым «позволяет» дип, инде чынлап та җитди сөйләшү башлады. «Ул акча йорт-җир алырга, беренче партия терлеккә җитә. Тавыклар һәм кәҗәдән тотынам, аннары күбәйтәм», – дип, планнары белән таныштырды. Мин әллә үле, әллә тере – басып торам. Тавыш куптару гадәте юк миндә, дәшми калуны кулай күрәм.

– Әгәр дә бернәрсә дә барып чыкмаса, нишлисең? Безнең әле ипотека да түләнеп бетмәгән. Нинди тавык, нинди кәҗә? Син ул хайваннар турында китаптан күреп кенә беләсең бит! – дидем, тыныч калырга тырышып.

– Барып чыгачак! Мин бу юлы нишләгәнемне точно беләм!

Ул һәр очракта да шулай диде: мин беләм! Чехоллар турында белде, автомойка турында белде, автомат-кофе турында белде. Һәм һәрвакыт без акча, нервылар һәм вакытыбызны югалттык. Ләкин, өч миллион – ул инде чехолларга киткән йөз мең генә түгел. Бу – безнең алдагы тормышыбызга бик күп чикләүләр кертәчәк, балабызны күп нәрсәләрдән мәхрүм итәчәк зур бурыч.

Шул сөйләшүдән соң кухняда төнге икегә кадәр уйланып утырдым. Һәм мондый инә өстендә яшәүдән арыганлыгымны аңладым. Иремнең зур үсүен егерме ел көтеп яшим икән инде. Буш хыяллар артыннан куалап туяр дип көттем. Ә ул ни туктарга, ни туярга уйламый да. Һәм һәр яңа идеясе алдагысыннан зуррак та, куркынычрак та була бара. Чехол, автомойка, кофе-автомат, хәзер ферма. Аннары нәрсә?

Уйлана торгач, телефонымдагы «Госуслуги»ны ачып, «расторжение брака» бүлеген таптым. Әлегә карадым гына, уйланам гына. Киләсе дүшәмбе Артур банкка барачак. Ә мин юристка барыйммы икән?

Хыяллануны нормаль нәрсә дип уйлыйм. Әмма иремнең минем һәм улы, уртак тормышыбызның киләчәге хисабыннан хыяллануы куркыныч. Мин башкача аның хыяллары колы була алмыйм. Миңа утыз биш яшь. Минем улым бар. Һәм миңа аяк астыма нык басып торырлык ышанычлы җир кирәк, ә бетеп баручы авылдагы утыз сутый түгел.

Мин иремне уңышсызлык көтүен белеп торам. Бу ап-ачык, тик аның чынбарлыкны кабул итәсе килми. Ул ни рәвешледер ферма һәм эшен, ипотека һәм кредитын бергә тартып барам дип уйлый. Әмма бу бит, кабат, аның хыялында гына. Ә чынбарлыкта коточкыч булачак. Һәм минем бу хәлгә катнашым булуын теләмим. Әйтәм бит, арыдым һәм туйдым.

Киңәш бирегезче миңа: нишлим? Аерылышып, бала күңелен дә яралыйсым килми. Әмма иремнең чынга ашмас хыяллары артыннан ияреп авылга кайтуда да мәгънә күрмим.

Авылда яшәүче райондашларның төпле киңәшләренә бик мохтаҗ мин. Авылны картиналардан гына күргән башың белән, фермер булып, тормыш алып бару мөмкинме? Шундый җиңел уйлы ир артыннан бала белән ияреп кайту минем яктан ахмаклык булыр кебек.

Фикерләрегезне көтеп, Айгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ирең банктан кредит алганчы, аны алименка бирергә кирәк, алайса барлык акча мәшәкатьләре исең өстеңә өеләчәк

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ииии ходаем, кредит алганчы аерылып куй. 3 млн кредит муенына утырып калачак алайсам. Жанлы мал- ярты мал дилэр. Алган малынын яртысы кырылачак бу шэхэр бибиенен. Бозауны ит иткэнче ел ярым ашатып устерэсе бар эле, бролер, каз алса , аны сатканчы купме хезмэт, эшкэрту кирэк. Гомер буе хвйван устергэн бар кеше кулыннан да килми эле бу. Купме курмы кирэген куз алдына китерэме ул шэхэр дурагы.