Язмыш таныштырды (редакциягә килгән хат)
Хәзер иремә карыйм да, әгәр дә яшь чакта үзем әрсез булып, беренче адым ясамаган булсам, бүген кайсыбыз кем белән булыр идек тә, бер-беребездән башка ничек яшәр идек, дип уйлыйм. Чөнки аңардан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Ә танышуыбыз болай булды...
Студент елларында, авыл кызы булганлыктан, тулай торакта яшәдем. Иң матур, иң рәхәт чор иде ул – мәшәкатьләр, борчулар юк диярлек, иң мөһиме – лекцияләргә йөрергә һәм сессияне тапшырырга. Акча турында да артык кайгырмадым, әти-әнием бирә иде һәм стипендия дә алдым, чөнки яхшы укыдым. Тулай торакта яшәү – бик яхшы тормыш сабагы. Үзең үзеңә хуҗа, көн тәртибен үзеңчә җайлыйсың, яңа танышлар, дуслар... Һәм нинди юл сайлавың да аек акылыңнан тора. Уку гына түгел иде инде башта, күңел ачулар да булды. А как же студент тормышы аннан башка.
Дүшәмбедән җомгага кадәр укыйбыз да, авылга кайтмый калган ялларны ничек уздыру турында план корабыз. Яшьләр кайда җыелыша инде, әлбәттә, төнге клубларда. Безнең заманга әниләр сөйләгән зәлидәләр, «пятачок»лар калмаган иде инде. Иптәш кызлар белән клубка йөрергә ярата идек, киемнәр сайлыйбыз, бер-беребезнекен алып торабыз, прическалар ясыйбыз, бизәнәбез дә – алга. Мин биергә бик яратам, хәзер дә өйдә үзем генә калганда рәхәтләнәм биеп. Кәефемне күтәрә.
Һәм, менә, бер шимбә кичендә бүлмәдәш кыз белән киттек клубка, ул безнең тулай торактан әллә ни ерак түгел иде. Бик күп йөзләр таныш, чөнки студентлар шәһәрчегендә яшәүчеләр шунда – группадашлар, курсташлар. Ничек булса да яңа кеше белән танышасы килә. Ул кичтә безгә «повезло». Килдек, бии башладык һәм тирә-юньне күзәтәбез. Бар өстәле янында бер таныш түгел егет басып тора, беренче тапкыр күрәбез. Якынрак килеп, аның янында бии башладык, игътибар итсен дип, кычкырып көләбез. Шулай булып чыкты да, яныбызга килде, таныштык.
Ул да үзе генә килмәгән булып чыкты, дуслары белән икән, алары өстәл тирәли утыралар иде. безне дә яннарына чакырдылар. Араларында бер егеттән кала барысы да аралашучан, күңеллеләр, ә теге егет бер сүз дә дәшми генә утыра. Миңа ул моңсу һәм кәефсез күренде.
Әмма барысыннан да күбрәк нәкъ менә ул миңа ошады. Сөйкемле, озын буйлы, кара чәчле, тән төзелеше атлетларныкы кебек һәм минем яшьтә. Исеме Камил икән. Сөйләшәсе килмәгәне беленеп тора, сорауларга да бик теләмичә генә җавап бирә. Була бит шулай, кеше күңелгә кереп урнаша, аның белән бик тә танышасы килә. Тулай торакка кайтыр алдыннан, биегәндә танышкан егеттән Камилнең телефон номерын сорап алдым.
Иртәгәсен уянгач та, шул аз сүзле егет турында уйладым. Аңа смс язарга булдым. «Нихәл, кичкә планнарың бармы?» – дип сорадым, бик кыюланып. Ул: «Вакытым юк, очраша алмыйм», – диде. Миндә икеле-микеле уйлар иде. беренчедән, үз гомеремдә дә егетләргә беренче булып язганым юк, очрашырга тәкъдим итү турында әйтмим дә инде. Минем өчен болар бик зур адым булды. Икенчедән, ни сәбәпле минем белән очрашудан баш тартуын аңлый алмадым, чөнки егетләрнең беркайчан да миңа алай каршы килгәннәре булмады. Башка аңа язмаска булдым, горурлыгыма тиде.
Бер атна узды, ике һәм мин бераз тынычландым. Бик тә аптырашта калдырып, бер көнне Камил мине кинога чакырып язды. Мин бәхетемнән күкнең җиденче катында идем. Метро янында очрашып, кинога киттек. Теге вакытта кебек үк бик аз сөйләде, аралашу өчен күбрәк мин сөйләргә тырыштым. Әмма моңа бөтенләй дә исем китмәде, аның янәшәсендә буласым килде. Миңа аның бөтен нәрсәсе ошады – үзен тотышы, йөреше, бөтен хәрәкәте. Гомумән, гашыйк булдым!
Беренче очрашудан соң ешрак бергә йөри башладык, якынайдык. Аннары мине әти-әнисе белән таныштырды, гаиләсе бик әйбәт. Мине дә ошаттылар. Мин дә Камилне үземнекеләр белән таныштырырга авылга алып кайттым, аны бер күрүдә үз иттеләр. Шуннан ул миңа тәкъдим ясады, мин, әлбәттә инде, ризалаштым.
Үземнең егет кешегә беренче булып язуыма беркайчан да үкенмәдем. Без бергә ун елдан артык бәхетле, шөкер. Кайчакта бәхетеңне уздырып җибәрмәс өчен, горурлыгыңны читкә куеп, беренче адымны ясарга кирәк шул. Бу егет белән кыз чакта гына түгел, гаиләле булып яшәгәндә дә бик мөһим!
Гөлназ Гәзизова. Яшел Үзән
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Смелость города берет, дилэр русча. Э татарча , кыюлык ярты рыскал, дилэр бит.
0
0