Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Язмыш бишеге (хикәя)

– Камил, нәрсә булды, нигә дөресен сөйләмисең? Син бит бала көткәнемне дә белмисең. Озакламый авырым сизеләчәк, туганнарга ничек аңлатырга да белмим. Безгә бергәләп уйлашасы, моннан чыгу юлын эзлисе иде. Ниләр генә ишетмәдем шул минутта... Камилне алыштырганнар диярсең: йомшак телле кеше ут чәчүче аждаһа сыман. Баланы үзенеке итеп танымый. Мин – соңгы фахишә, каядыр йөреп ясаганмын. Сүз ахыры...

Яңгыр тамчыларыннан тартылып, күлмәк итәгем тездән өскә таба күтәрелә башлады. Тукыманың шундый әкәмәт ягы турында базардагы сатучы ханым ник ялгыш бер сүз әйтсен. Җитмәсә, юеш көе үтә күренмәле дә икән. Кисәтергә була иде бит, аның каравы, мактый-мактый: «Сез аккош сыман булдыгыз, шундый килешә йөзегезгә», – дигән була.

Күптән көтелгән яңгыр, ниһаять, дөньяны сафландырып җибәрде. Быел җәй бигрәк иртә килде шул. Кояш үз күчәреннән чыккан диярсең. Июнь башы булуга карамастан, 30 градуслы җилсез эссе баш миен «кайната». Кама суын көнбатыштан күтәреп килгән кара-зәңгәр болытлар тончыктыргыч кызу-ны ярты сәгать эчендә бастырды да куйды. Кояштан саргаеп көйгән үсемлекләр, дымга шатланып, башларын күтәрде. Күңелем әллә кайларга очар төсле: бүген соңгы имтиханымны тапшырдым. Беренче курсны «бишле»ләргә генә тәмамладым. Тизрәк авылга кайтып, әниләрне шатландырасы иде. 

Автобус безнең районга бары иртән генә йөри. Олы юлга чыгып, үткән-сүткән машиналарга кул күтәреп торыш. Белсәгез икән шулай басып торудан ничек гарьләнгәнемне. Инде өмет тә өзелде дигәндә, шәһәргә таба керүче олы машина юл аша минем каршыдарак туктады. Бер егет җитез генә сикереп төште дә миңа таба атлады. Аңа карамас өчен йөземне икенче якка бордым. Ләкин егет туп-туры минем янга килеп, исемем белән эндәшмәсенме!

– Йолдыз, сәлам! Авылга кайтырга чыктыңмы? 

– Әйе, – дим кыенсынып кына.

«Кем бу? Каян белә мине?» Әллә егет уйларымны укыды, әллә каушап калганымны күреп, яңадан сүз башлады:

– Йолдыз, мин дә бүген авылга кайтам, шәһәргә кереп, машинадагы йөкне генә бушатасы бар. Ашыкмасаң, бергә кайтыйк.

Нәрсә дип җавап бирергә белмичә, ризалык белдереп башымны кактым. Егет сумкамны җиңел генә күтәреп машинага таба атлады. Көч-хәл белән биек «КамАЗ» машинасына менеп утыргач та мин һаман әле телсез. Киң җилкә, озын буй, модный итеп таралган кара чәч, куе зәңгәр күз…

Егет чыннан да безнең авылныкы булып чыкты. Зур машинада эшләвенә карамастан, ачык чиста төстәге футболка, джинсы чалбар, брендлы ап-ак кроссовкалардан. Миннән ике ел алдан мәктәпне тәмамлаган. Күптән түгел армиядән кайтып, Казанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы автобазасына эшкә урнашкан. Авылдашлар булып, бер мәктәптә укып, уртак дусларыбыз булуга карамастан, Камилне белмәвем сәер һәм гаҗәп. Мәктәп зур безнең, һәр сыйныфта утызар бала, икешәр сыйныф. Каян барысын да белеп бетерәсең! Камил минем игътибарсызлыгымнан рәхәтләнеп көлде. Юл буе бертуктаусыз сөйләшеп, өч сәгать вакыт үткәнен сизми дә калдык. Кич клубта очрашырга сөйләштек. 

Кайткач, күршедәге иптәш кыз янына ашыктым. Аңа тизрәк Камил хакында сөйлисем килә бит.

– Ну ты даёшь, подружка, безнең колхозникларны да белмәскә инде. Кит! Менә мин таныштым так таныштым. Үзе текә, үзе модный, машинасы иномарочка. Кстати, бүген иптәш егете белән безнең клубка килә. Так что, забудь Камилеңне, кыска итәгеңне ки дә, вперед! – диде Римма. Кыска джинсы итәк, кара ялтыравык лосиналар, ак кытай мокасиналары, ап-ак свитер, озын чәчләремдә бөдрәләр, күзләрдә тень – кичкә тулы әзерлек!

Клубка килгәч күзләрем белән Камилне эзләдем. Ләкин ул күренмәде. Аның каравы, Римманың «текә»се күркә төсле киерелеп килеп җиткән. Иптәш егете дә бар. Күпме үгетләсәләр дә, аның белән танышырга күңел ятмый. Әллә кыяфә-те, әллә теш арасыннан бертуктаусыз төкерүе гайрәтне кайтарып тора. Җитмәсә, туктаусыз тәмәке тарта, «Мальборо» сигареты дигәч тә, шулкадәр тәрбиясез булмыйлар инде. Мактаныш, блатной урысча сүзләр, дорфа кыланмыш.
Күрше кыз әйтүе буенча, егетләр Чаллы бандитлары төрке-меннән. Римма озак үпкәләп тормыйча, егетенең койрыгын классташ Энҗегә тагып куйды. Энҗенең тәҗрибәсе зур, көн дә булмаса да, атнага бер егет алыштыра. Алар дүртәүләп иномаркага утырдылар да, машина тәрәзәсе шартлардай музыка кабызып, авыл читенә китеп бардылар. Учак ягып җырлап утырырга, имеш. Мин берәр сәгать дискотекада биегәч, өйгә, йомшак урын өстенә кайтып ятуны хуп күрдем. Бүген минем өчен болай да бик озын көн, аяклар арыганлыкны сиздерә. Клубтан кайту ягына борылуга, артымнан кемдер йөгергән тавышка сискәнеп, борылып карадым – Камил.

– Йолдыз, кая ашыгасың? Әле бит балалар вакыты гына, – дип елмаеп, каршыма килеп тә басты.

– Мин сине клубта эзләгән идем, – дип әйткәнемне сизми дә калдым, үз сүземнән үзем оялып.

– Әй, ул дискотека биюләрен аңламыйм мин, тилеләр сыман бер урында селкенеп торалар шунда. Без классташлар белән клуб артында идек. Мин ерактан сине күзәттем. Риммалар белән китәрсең дип шикләндем дә әле. Ярый китмәдең ул «текә»ләр артыннан, җенем сөйми шул Энҗене. Йолдыз, дөресен әйтим, мин сине мәктәптә укыганда бик тәкәббер, горур, безнең кебек гади малайлар белән аралашмый торган кызга саный идем.

Камил әкрен генә кулымнан алып күкрәгенә куйды. Минем кечкенә кулым аның учында батты. Куе зәңгәр күзләре белән туры карагач, бөтен җаным кузгалды сыман. Нинди чибәр, сөйкемле егет, нишләп элек күрмәдем сине?

Көндезге сөйләшүләребезне дәвам итеп, авыл урамы буйлап безнең өйгә таба атладык. Капка төбендә бик юан бер имән бүрәнә бар, күрше әбиләр шунда кич утыра.

Бүген ул безнең өчен гашыйклар урыны. Җыен юк-бар турында сөйләшеп, таң аттырдык. Эх, нинди саф хисләр башымда, мәхәббәттән түбән очтагы алкаш Нияздан да исерегрәк идем мин. Шул микән ул беренче гашыйк булу? Саф мәхәббәт?! Саубуллашканда, Камил авылга июль аенда кайтачагын әйтте. Ә мин, җүләр, әллә артык хискә бирелеп, әллә арудан, июльдә район хастаханәсенә практикага китәсемне онытканмын.

Август аенда да очраша алмадык. Камилнең классташы Айрат сөйләве буенча, хәрби башлыгы аны баш бригадир итеп җылы якка, Кара диңгез буенда үзенә дача төзергә җибәргән.

Сентябрь сиздермичә генә җылы матур жәйләрне алыштырды. Әти Казанга баручы колхоз машинасы белән сөйләшеп, миңа бәрәңгесен, кишерен, итен-маен төяп, укырга озатты. Мыжлап торган көзге Казан урамнарында мин һаман Камил машинасы күренмәсме дип өметләндем. Хәтта дәресем иртәрәк беткән көнне, хәрби частьлар янына барып, көн кичкә авышканчы шунда йөрдем. Чын җүләр, яшь, акылсыз кыз бала. Минем шашкан мәхәббәт хисләрем ут ялкыны сыман, аның яктылыгы ак чәчәкләрдән чагылыш тапкан кояш яктысына охшаган. Моны тасвирлап булмый. Сукыр кешегә биек тауларны сурәтләп булмагандай, мин дә үз хисләремне аңлата алмыйм. Артымнан менә дигән егетләр дә йөри ләбаса. Үземне гел бәхетсез кешегә санадым, имеш, кабынып та өлгермәгән мәхәббәт утым шуның белән сүнде. Ник кенә шулай булды икән? Картлар сүзе: «Язмышыңнан уза алмыйсың...»

Ноябрь бәйрәменә безгә өч көн ял бирделәр. Бүлмәдәш кызлар Әтнә районыннан, алар кичтән үк Арча электричкасы белән кайтып китте. Мин үземә җитәрлек кенә итеп бәрәңге пешердем. Нәкъ авылдагыча итеп ашау өчен сөт җитми. Тиз генә пальтомны жилкәгә элеп, тулай торак каршындагы кибеткә йөгердем.
Һәр институт торакларындагы шикелле, безнең дә беренче катта вахтерша утыра. Мин баскычтан төшкәндә ул, урысчаны вата-сындыра, кем беләндер әрләшә иде.

– Нету у нас никакой звезды! Че придумал? Иди давай дамуй! – дип, Сәрвәр апа кара пальто кигән гәүдәле егеткә кычкыра. Сүз аралаш сүгенеп тә куя.
Тулай торакка еш кына кичләрен кызлар белән танышырга Казан бандитлары керә. Ректорга зарлангач, ми-лиция чакырта торган төймә дә куйдылар, әмма ул баш-кисәрләргә милиция кем дә, вахтерша кем – барыбер. Бандитизм феномены Казанда бик көчле чак. Ишегалдында атыш, бетмәс-төкәнмәс сугышулар, героин наркоманнары, көпә-көндезен талаулар. Шунысы хәтердә калган: полит-экономиядән лекциядә укытучы безгә нинди төркем вәкилләре барлыгын, аларның кайсылары бер-берсе белән дошманлашуын аңлатты. Һәм ахырда, кичләрен ялгыз гына йөрергә ярамый, дип тә кисәтте. Бу юлы да шуларның берсе кергән дип уйлап, тиз генә кире борылдым. Йөгереп кенә ике баскычны бергә атлаганда, абынып бас-кычка сузылып ятмыйммы! Әлбәттә, Сәрвәр апа мине күреп алды:

– Йолдыз, тукта! Аңлат бу егеткә, син урысча әйбәт сөйләшәсең, – ди.

Вахтерша апаның сүзенә каршы килеп булмый, кире борылдым, тезләр калтырый, йөрәк өзелеп төшәр төсле. Чыгу турникеты янына килеп җиткәндә егеткә күтәрелеп карадым да катып калдым – Камил!

– Камил, син нигә минем исемне тәрҗемә итәсең?

Мин бит русча да Йолдыз. Сәрвәр апаның башын катырып русча сөйләнгән буласың, җитмәсә.

Үземне гел исе китмәгән кеше кебек тотарга тырышам, айлар буе сагынганым, аны эзләвем, егылудан тез башы авыртуы да онытылды.

– Йолдыз, аңламый бит. Ә мин синең бүлмә номерыңны да, ничәнче курста укыганыңны да белмим. Менә аңлаттым инде үземчә, колхозча, – дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

Вахтерша апабыз сәгать тугызга кадәр безгә бүлмәдә булырга рөхсәт бирде. Егет үзе белән чәй эчәргә татлы «Татарстан» торты алган, яртысын кисеп Сәрвәр апага калдырдык.

Чәй куеп җибәрдем. Бүлмәне икегә бүлеп куелган шкаф артында өч урынлы бәләкәй өстәл. Уңайсызланып кына пешкән бәрәңгемне табын уртасына утырттым.

«Бай» кичке ашымнан оялып:

– Иртәгә авылга кайтам, әллә ни пешереп тормадым, – дип акландым.

– Вот сиңа яңалык, мин дә иртәгә авылга җыенган идем. Шеф машинасын да бирде. Алайса бергә кайтабыз, Йолдыз.

Камилгә карап сокланып туя алмадым. Ул җылы яклардан матур булып каралып кайткан. Зәвыклы итеп киенгән. Чәч тарашын үзгәртеп җибәргән. Шундый җиңел итеп аралаша, дүрт ай гомер үтмәгән диярсең.

– Йолдыз, генералга дача йорты төзегәндә, Казаннан ике атнага бер килеп тикшереп йөрде ул. Шунда минем арттан карап торган икән. Кайтыр көннәр җиткәч: «Акыллы егет син, Камил, мин сине җиңел машинага шофер итеп алам. Әгәр бар да әйбәт барса, шәхси йөртүчем булырсың», – дип ышандырды. Күз алдыңа китер, матурым, генерал йөртүчесе! Әле фатир да биреп куяр, бәлки, – дип, гадәттәгечә шаркылдап көлеп җибәрде. Күренеп тора, Камилнең генералга өмете зур.

Инде озатырга дип ачылган ишек бусагасында егет, моңарчы булмаган оялчанлык белән, яңагыма кагылды, сак кына чәчләремне артка этәреп, шашып үбәргә тотынды. Салкын коридорда торуыбызга карамастан, бөтен тәнемә ут төртте сыман. Ярты секундка булса да акылыма килергә тырышып, башымны читкә бордым. Ләкин ул куллары белән муенымны урады, һәм кайнар, утлы үбешү кабатланды. Гашыйк күзләр очрашканда бер-берсенә сүзсез генә: «Ярата-а-ам!» – дип пышылдады.

Без очрашмаган көннәр сирәк. Авылга да гел бергә кайтып йөрдек. Әти-әниләр дә безгә бәхетле парлар кебек карады. Ике як та әкренләп туйга әзерләнә.

...Дүрт ел гомер аккан судай үтте дә китте. Соңгы курс практика белән бергә барды. Туган якка кайтырга вакыт юк. Баш күтәрми укыйбыз. Камилне башлыгы яңа ел бәйрәменә кадәр Самарага командировкага җибәргән. Генерал сүзендә торды, шәхси йөртүчесе итте. «Сиңа, егет, килешмәс училище белеме белән минем янда йөрергә», – дип, Камилгә югары уку йортына керергә булышты: уку елы уртасында таныш ректоры аша юрфакның беренче курсына урнаштырды. Безнең илдә, кызганыч, укырга талантлы балалар түгел, ә акчалы байлар беренче керә. Коррупция дип кычкырып кына йөриләр. Камил өчен бик әйбәт, вөҗдан саклап тормады, документларын көне-сәгате белән илтеп тапшырды.

...Яңа елны авылда әти-әниләр белән каршыларга сөйләштек. Бәйрәм өстәле мул итеп әзерләнгән. Әллә ничә төрле салат, икра яккан бутербродлар, каклаган каз – бар да бар. Сәгать кичке алты җиткәч, ишекле-түрле йөри башладым. Күзләрем гел тәрәзәдә булды. Әтием дә, сизенеп, шикләнеп карый. «Бәлки, ул мине клубта көтәдер, малайлар белән очрашкандыр, әни, мин барып килим әле», – дип, клубка киттем.

Клубта авыл үзешчәннәренең концерты бара. Басып карарга да урын юк. Арткы рәттә утырган Айратны шәйләп:

– Камилне күрмәдеңме? – дип эндәштем.

– Юк, ул бит кайтырга да тиеш түгел! Әнә сеңлесе утыра, аңардан сора.

Камилнең сеңлесе Айзирәк миңа кул болгады. Айзирәк сүзе буенча, генерал кайтырга рөхсәт бирмәгән. Эшегезне бетермичә, сезгә ял юк, дигән ди.

– Йолдыз апа, ул өй телефонына шалтыратты, сиңа хәбәр бирергә кушты. Ә мин, тинтәк, оныттым. Гафу ит инде. Әйдә, утыр, концерт карыйбыз.

...Кышкы яллар үтеп, без яңадан Казанга җыелдык.

Инде февраль. Сөйгәнемнән бер хәбәр дә юк. Һаман эшләре бетми, ахрысы.

Тулай торак гөж килеп Гашыйклар көненә әзерләнә. Кич фойеда дискотека. Бәйрәм кәефе булмау сәбәпле, укудан соң институт лабораториясендә эшләргә калдым. Кичке жидедә сакчы абый аннан да куып диярлек чыгарды. Үзәк өзгеч суык җил исә. Шул җилдәнме, урам утлары янмый. Тышта бер кеше әсәре дә юк. Күңелемне күтәрер өчен шоколад сатып алдым. Кассир алдында – матур кызыл роза. Бүген бар кеше дә бәйрәм итә кебек тоелды. Кая югалдың син, Камил?
Тулай торактагы көчле музыкадан тәрәзәләр зыңлый кебек. Коридорда бәйрәм белән котлашалар. Кем шампан шәрабы эчә, кем котырып бии. Халыкны ерып, бүлмәгә таба атлыйм. Кызлар каядыр киткән. Ишекне ачып, ут кабыздым. Бүлмә уртасында идәндә кып-кызыл розалар бәйләме.

Ул букетта иллеләп чәчәктер. Кайсы кызга бирделәр икән, дип, чәчәкләрне суга утыртыр өчен килешле савыт эзлим. Кинәт шкаф артындагы карават шыгырдап куйды.

– Кем монда?

– Мин бит бу, Йолдызым, әллә бөтенләй оныттыңмы?

Камил?! Син?! Ничек сагындым мин сине, җаным! Ягымлы карашыңны, елмаюыңны, назлы тавышыңны. Бәхетемнән тамагыма яшем тыгыла, егет кочагына сыенып, сер бирмичә, сораулар яудырам:

– Камил, син кайда булдың? Кая югалдың? Нишләп хәбәрең булмады?

 – Әйе, Йолдыз, бала-чага түгел, без синең белән инде күпме бергә, ә син миңа һаман хатын-кыз назы күрсәткәнең юк, – дип күтәреп алды да, утны сүндереп караватка атлады. Вакыйганың көтелмәгән борылышыннан котым алынды. Камил сулышында спирт исе сизелә.

– Җибәр, җаным, нишлисең? Син бит исерек, җибәр. Ярамый алай.

– Әйе, исерек, мәхәббәттән исерек. Җитте, булды. Бары-бер җәй өйләнешәбез, күпме кызлыгыңны сакларга була?!

Камил көчле куллары белән ерткыч җанвардай өс киемнәремне ерткалый. Бар көчне җыеп егетне этәм, әмма файдасыз, ул аек акыллы түгел. Курку, эчке тетрәнү белән гарьлегемнән бүлмә ишелерлек итеп шәрран ярам, ләкин тулай торак, Варумның «Кышкы чия»сенә кушылып, акырып җырлый бирә.


Вишня, вишня, зимняя вишня, 
Прекрасных ягод аромат. 
Белый снег ложится чуть слышно, 
Никто ни в чем не виноват…

Авырту катыш салкыннан калтыранып, юрганымны өстемә тарттым. Шул минутта Камил утны кабызды да урын өстендә нидер эзли башлады.

– Син мине алдадың, кайда гыйффәтлелек каның? Син кыз булмаган!

Нәрсә бу? Аңлатыгыз? Нәрсә турында сүз?

Көчле хисләрдән тиз вакытка аңымны югалттым бугай. Аңыма килгәндә янымда бераз салмыш бүлмәдәш кыз басып тора. Барысын аңлап бетермәсә дә, нәрсә булганын чамалый. Камилнең җенләнеп чыкканын күреп калган.

Ул минутта мин үземнең алданганым турында түгел, ә нишләптер кан турында күбрәк уйладым. Әйе, чынлап та, нишләп юк?

Булды ул, иртәнге якта, кайнар булып эчемнән кара кан төере, мәсхәрәләгән төсле, эчке киемемне буяды. Китап киштәсендәге анатомия дәреслекләрен актарам, җавап юк. Ут эчендә, кызлыгымны югалтудан күбрәк, үземнең саф икәнлегемне дәлилли алмавыма борчылдым. Мин бит Камилгә: «Менә кан табы!» – дип, эчке киемемне тотып бара алмыйм, акланган төсле була.

Соңрак белдем, гыйффәтлелекне кансыз да югалтырга мөмкин. Кан китү барлык хатын-кызга хас түгел. Сәбәпләре төрле, шуларның берсе – курку.
Миңа кирәк идеме соң аклану, дәлилләү? Камилдән кала беркем белән очрашмаганны авыл тавыгына кадәр белә иде бит. Шулмы инде ул мәхәббәт, ничә ел яратып йөргән егетең?! Икенче көнне килде, гафу үтенгән булды.

– Мин ахмакны кичер, әллә нәрсә башымны бутады.

Бу хәлләрне башкача күз алдыма китергән идем. Йолдыз, мин әле дә Әлмәттә эшлим. Генерал гаиләсе белән шунда күченә. Үзенә яңа урын әзерли. Алар бит пенсиягә иртә чыга. Абыйсы нефтьчеләргә зур хужа итеп эшкә чакырган. Минем анда барасым килми. Казанда калам, яңа эш эзлим. Бәлки әле үзебезнең частьта калдырырлар. Бар да синнән тора, Йолдыз. Ничек әйтәсең, шулай була.

Кичәге хәлләрдән соң минем Камил белән алдагысы турында сөйләшәсе килми. Бер сүз дәшми тыңлап кына утырдым. Егет дигәнем «биек таулар» ышандырып чыгып китте. Әмма күренмәде. Икенче көнне дә, айдан соң да.

...Беркөн шулай Әтнәдән Рәиләнең әнисе килде. Ул ярты елга бер Казан хастаханәсендә ятып ала. Йөрәге борчый. Ә без – студентлар өчен Рәхимә апаның килүе үзенә күрә бер бәйрәм. Сумка тулы авыл күчтәнәчләре: өчпоч-маклар, варенье, тозлы кыяр. Мин гомеремдә андый тәмле кыяр ашаганым юк. Банканы ачу белән берничәне ашап куйдым. Әнисен озаткач, Рәиләдән шикле сораулар ява: «Синең «кызыл көн»нәрең күптән булдымы?» – ди. Ул Камил белән булган хәлне белә, шуңа аның шикләнүләре тикмәгә түгел. Ә мин, тинтәк, имтиханнарга әзерлек белән нервлар какшады, шуңа организмда үзгәрешләр бара дип уйлыйм.

Май ахыры. Диплом, чыгарылыш имтиханнары, эш.

Аз булса да акча булыр дип, төнге сменага РКБның хирургия бүлегенә шәфкать туташы булып урнаштым. Диплом алгач эш урынын да ышандырдылар. Май бәйрәмендә Рәилә белән безнең авылда булдык. Мине тиз арада табуын сорап, сеңлесе аша Камилгә хәбәр калдырдым. Бөтен өмет Камилдә.
Диплом, көтеп алынган кызыл диплом! Хирургия ассистенты итеп эшкә алдылар, Камил генә әллә кая югалды. Болай булмый, ул белергә тиеш. Нишлим, киттем элеккеге эш урынына. КППдагы егет: «Камил Әхмәтович үз бүлмәсендә», – дип әйтмәсенме. Ул монда, хәтта Әхмәтович булырга өлгергән, төшемме бу, Ходаем? Тәрбияле булып ишек шакыдым.

О-о, зәвыклы, кырыс, хәрбиләрчә тәртип белән җыелган бүлмә. Озын имән өстәл, куе кызыл бәрхет белән тышланган биек агач утыргычлар. Телефон, факсларга күмелеп, зур түрә сыман Камил утыра. Күн креслога бөтен гәүдәсе белән чумган. Кыйммәтле күлмәк, галстуктан. Мине күргәч сискәнеп китте.

– Йолдыз?! Нишләп йөрисең, нәрсә булды?

– Камил, берни дә булмады, югалдың, ул-бу юктыр бит? 

– Юк, гел вакытым булмады. Эш күп, бертуктаусыз командировкалар. Мәскәү, Самара…

Камил үзе аклана, үзе күзләрен һаман миннән читкә яшереп сөйләшүен дәвам итә. Ул әле тәрәзәгә карап, әле өстәлендә яткан кәгазьләрне актарып, шулар арасыннан кирәкле сүзләр эзләде бугай. Әмма мин аларны ишетмәдем.

– Камил, нәрсә булды, нигә дөресен сөйләмисең? Син бит бала көткәнемне дә белмисең. Озакламый авырым сизеләчәк, туганнарга ничек аңлатырга да белмим. Безгә бергәләп уйлашасы, моннан чыгу юлын эзлисе иде.

Ниләр генә ишетмәдем шул минутта... Камилне алыштырганнар диярсең: йомшак телле кеше ут чәчүче аждаһа сыман. Баланы үзенеке итеп танымый. Мин – соңгы фахишә, каядыр йөреп ясаганмын. Сүз ахыры – аборт!

Камил тупас итеп, сөйрәп диярлек урамга алып чыкты, эш «Волга»сының ачкычын йөртүчесеннән каерып алды да миңа янәшәсенә утырырга боерык бирде. Унбиш минуттан без инде бала тудыру йорты янында идек. Камил җилли-җилли хастаханәгә йөгерде, күпмедер вакыттан чыгып, һаман да боерулы тавыш белән артыннан барырга кушты. Әйе, мәхәббәтем бөтенләй зур кеше булып беткән, биредә дә үз кеше кебек йөри. Бәлки, инде беренче тапкыр гына да килмидер. Мөлаем акушер-гинеколог абый миңа аборт нечкәлекләрен аңлата. Башымда уйлар кайный. Халык, нишлисез сез? Мин үзем бүген-иртәгә дипломлы врач, инде өч ел хирургия бусагасын таптыйм.

Сез миңа абортны яхшы процедура дип аңлатып торасызмы? Имеш, медицина алга киткән, кайгырасы юк. Акча булса, дару эчеп тә төшереп була. Мин әле яшь, чибәр, янәсе. Җыен буш сүзләр…

Өмет юклыгы Камилнең кабинетында ук аңлашылган иде инде. Шуңа күрә каршы бер сүз дәшмичә, әйтелгән көнгә килергә ризалашып, палатадан чыктым. Бала атасы булырга тиеш кеше врач кесәсенә ришвәт сала калды. Аны көтеп тормыйча урамга йөгердем, тамак төбендә тимер сыман төер, башым әйләнә, кайнар кан колаклардан чыга төсле. Балам, күз алмам, нишлибез инде? Әтиебез бездән баш тартты…

* * *

...Улыма 18 яшь. Мәскәү авиация институтында беренче курста укый. Ике кызыбыз үсеп килә, алар абыйлары өчен җаннарын бирергә риза, үзара шулкадәр дус-татулар.

Дамирга 1 яшь тулганда өметле яшь хирург белән таныштым, озакка сузмыйча өйләнештек. Шашкан мәхәббәт юк арабызда, әмма бер-беребезне ярты сүздән аңлап яшибез. Дамирны баштан ук үз баласы итеп яздырды. Улым чын әтисе кем икәнлеген белми дә. 

Ирем белән икебез дә хастаханәдә әйдәп баручы хирурглар. Абруебыз бар. Казанга терәлеп торган районда өй салдык. Гаилә белән ялларга чит илләргә чыгабыз. Урысча әйтсәң: «Жизнь удалась!» Юк икән шул…

...Камилнең миңа каршы үзгәрүе генерал кызы аркасында булган. Кеше сөйләве буенча, бик иләмсез симез хатын ди. Бәләкәйдән шикәр чире борчыган. Өч малайдан соң туган бердәнбер кызына әтисе уңган кияү таба. Камилнең байлыкка кызыгуы ата өчен җайлы очрак. Ялтыравыкка кызыгып, егет хәрби башлык кызына өйләнә. Ата кешене гаепләп булмый, ул баласын уйлый. Камилнең әтисе каршы булган, диләр: «Үкенерсең, улым, байлык бер көнлек, исәнлек кирәк», – дигән. Камилнең бәхетсезлегенә, бабасы озак яшәми: инфаркт. Реанимация бригадасы Казанга илтер өчен вертолетка кадәр чакырткан. Гомерең бетсә, могҗиза булмый шул, мал-мөлкәтең дә алып кала алмый. Бабай кулы астында эшләгән кияүнең «алтын читлек» программасы әкренләп аска тәгәри башлый. Аны туган якта еш кына исерек көе күрәләр. Камилнең хәләл җефете безнең якка бөтенләй кайтмый. Әллә чиреннән, әллә башка сәбәптән – балалары юк. 
Ышанасызмы, Камил минем телефонны табып шалтыратты бит.

– Йолдыз, гафу ит, зинһар, синең каргышыңнан балабыз юк.

Өстемә салкын су сиптеләрмени! Каргамадым, әмма канлы күз яшьләрем елга булып акты. Син минем нинди юллар аша үткәнне беләсеңме? Хурлык, кыерсыту, ачлытуклы яшәү. Авырлыктан сыгылып төшкән көннәр. Хәзер минем өскә гөнаһ өясеңме? Бер сүз дәшмичә телефонны сүндереп куйдым. Күпме гомердән соң шундый сүзләр әйтеп кыерсытыр дип уйламаган идем.

Дамирны авылга сирәк алып кайттым, бигрәк тә үсә төшкәч. Чөнки ул нәкъ әтисенең күчермәсе, охшаса да охшар икән. Әллә нәфрәтле ачудан, әллә белгертәсем килеп, телефонны куйгач, ватсап аша улымның фотосын җибәрдем. Ялгышканымны аңлап, тизрәк бетереп тә ташладым. Тик Камил карап өлгергән иде инде.

Кире шалтыратты, алмадым. Тавыш хәбәре килде:

– Син фотошоп ясагансың, кайдан таптың бу фотомны, минем яшь чак бит. Яңадан җибәр әле.

Шуннан гына аңладым: Камил исерек. Теле чак әйләнә. Иманым камил, ул бала турында белә. Теге вакытта мин абортка килмәгәч, аңа хәбәр иткән булырга тиешләр. Болай гына ришвәтен кесәгә тыкмас. Сеңлесе дә мин авылга кайтканда, сәбәп табып, безгә килергә гадәтләнде. Бервакыт бала киемнәре, уенчыклар күтәреп килгән. Имеш, әнисе җибәргән. Барысы да белә, аңлый, әмма берсенең дә әллә горурлыгы җитми, әллә кирәк дип тапмадылар. Байлык баладан көчлерәк булды. Ничә ел миннән качып йөрде.

Камилнең әтисе салып алгач, әниләргә килгән. Әти белән озак сөйләшеп утырганнар.

– Генерал кияве булып әрәм булды улым, юкка чыкты. Беркемне тыңламый. Сез безгә рәнҗемәгез, зинһар. Йолдызны үз кызыбыз кебек яраткан идек. Нинди матур пар иделәр бит. «Сихер», дип, әнисе дә елый. Аерылмый да. Һаман шул байлыкка кызыга. Бала назы күрми. Хезмәтче ролендә бит ул. Төп башына утыртты бабасы. Авылга да сәгатьләп кайта. Убыры хәзер шалтыратып кычкыра. Кайтып булышу түгел, утырып чәй дә эчкәне юк, – дип сөйләгән.
...Улым Яңа ел бәйрәменнән соң имтиханнар бирергә Мәскәүгә кире китте. Инде каникулларга кайтырга тиеш. Көтмәгәндә Дамир шалтырата:

– Әни, коронавирус пандемиясе игълан ителде. Тулай торакны ябалар, өйләренә кайтып калган студентлар китә, кем өлгерми – аларны чыгармаячаклар. Имтиханнарны онлайн бирәсе. Мәскәүдә күп уку йортларын яптылар инде.

– Улым, тиз генә җыен да өйгә кайт. Мин хәзер үк билет алачакмын.

Балам кичке самолет белән кайтып та җитте. Ул кайтканда өйдә зур бәйрәм: гөрләшеп кич утырдык. Иртән Дамирны уятмадым, йокласын рәхәтләнеп. Үзем эшкә киттем. Төшке аш җитәрәк, түзә алмадым, шалтыраттым. Телефонны тиз генә алмады.

– Нишләптер хәлем юк... Тагын бераз йоклыйм, әни, – диде дә трубкасын сүндерде.

Сизгән сыман, йөрәгем кысылды. Коронавирус микәнни?! Юк, арыган гынадыр, ял итсен. Алай да кич кирәкле даруларны алып кайттым. Балам һаман урын өстендә, тәне ут яна, температурасы 39,5. Дарулар төшерми.

Укол ясыйм – булышмый. Ашыгыч рәвештә Дамирны үзебезнең хастаханәгә «Кызыл зона»га алып киттек. Башка чара юк. Казанда вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталендә реанимация һәм интенсив терапия бүлеге авырулар белән тулы. Үлүчеләр дә күп.

Һәр көн катлаулана бара. Даруга кытлык. Кисәк медикаментлар кыйммәтләнде, аларны табуы да кыен.

Улымның хәле күзгә күренеп авырая бара. Каны куера, венасына кан сыеклатучы препарат кадау мәшәкатьле. Ярдәмгә баш инфекционист һәм нейрохирург килде. Тиз арада консилиум үткәрдек. Бердәнбер ысул – ясалма кома. Медикаментоз йокы вакытында организм авыр патология белән көрәшү өчен өстәмә вакыт ала. Кирәкле препаратлар кертелгәннән соң, ясалма вентиляцияләүне җайга салып, йөрәк эшчәнлеген күзәтү өчен Дамирның күкрәгенә электродлар урнаштырылды. Тән температурасы нормага төште. Хәзер барысы да иммун системасының пневмония белән ничек тиз идарә итүенә бәйле. Мин, врач буларак, авыруны комадан чыгарганда реаниматологларның тәҗри-бәсе аз икәнен беләм. Кызганыч, үлемгә китергән очраклар бик күп. Бу процесс йокыны саклаучы даруларның дозасын әкренләп киметү белән башлана, шуның аркасында аңны акрынлап торгызалар. Аннары сулыш системасы чираты килә. Күпчелек очракта кеше үзе сулый алмый. Кемне алдыйм мин? Табиб булгач, салкын акыл белән эш итәм, имеш... Хастаханә кушеткасында кәгазь төсле ап-ак булып улым ята. Матур калын иреннәре маска астында зәңгәрләнеп, күз төпләре эчкә баткан. Тәүлек эчендә кояшым күзгә күренеп суырылып китте. Сулышы ишетелми. Баламны кочаклап, кулларыннан, битеннән үбәм. Аякларына уралып, үз җылымны, йөрәгемне алып бирергә риза. «Балам, кояшым, бәгырем!.. Ач күзеңне, сула инде...» Ышанудан баш тарткан фетнәче җанымны кая куйыйм? Баскычтан акыл подвалына төшәм бугай. Маскамны салганыма инде беркем игътибар итми, барысы да аңлыйлар. Ходаем, коткар баламны, бир көч аякка басарга…

* * *

...Көз. Ноябрь ахыры. Җәяүләп бала тудыру йортына килдем. Сизәм, нәкъ менә бүген балам дөньяга киләчәк.

Бар да мин уйлаганча, кояш баегач башланды. Ходаем, нинди матур, назлы, тәмле исле улым. Җир йөзендә аның кебек сөйкемле бала юктыр. Сабый тавышыннан да йомшак ягымлы моң юк. Мин шундый бәхетле әни!

Бала турында гел хыяллана идем. Кайгырмадым, язмышыма яраштым. Балам өчен бар кирәк-ярак хәстәрләнгән. Тулай торакта бүлмәбез бар. Ана булу бәхете тормыш ваклыкларын күрмәскә өйрәтте.

– Йолдыз, аңыңа кил. Тиз арада бер препарат табарга кирәк. Мәскәү–Казан юлында зур авария, зыян күрүчеләр күп, даруга гариза язасы бар, – дип эндәшкән иремнең тавышына сискәнеп киттем.

Дарулар чамалы гына. Россия аша килгәнче вакыт югала, Татарстаннан эзлисе. Күмәк челтәр аша язып карадык, юк. Тагын кая бәреләсе? Ватсап төркемнәр аша СМСлар юлладык. Камилнең кайнеше дәүләт унитар предприятиесендә фармация буенча эшли. Бу турыда Айзирәк шалтыратып әйтте. Дару эзләвем аңа да барып җиткән, күрәсең. Ул инде кирәкле препаратны сораган, әмма барлык нечкәлекләрен белми:

– Йолдыз апа, үзең дә шалтырат инде абыйга. Тилегә генә салына, белә ул барысын да, – дип, телефонын куйды.

Юкка гына Айзирәк исемен кушмаганнар, кемгә дару эзләгәнне дә аңлаган. Кара исемлектәге телефонны табып, номерны җыйдым.

– Алло, әйе, Йолдыз... – Йөрәгем урыныннан төште сыман…

– Исәнмесез, Камил. Борчыганым өчен гафу итәрсез. Вакытым бик кыска, шуңа турыдан сорыйм. Камил, тиз арада балага дефицитлы медицина препаратлары кирәк, хәле бик авыр. Кайнешең аша таба алсаң, рәхмәтле булыр идем. Бәясеннән тормыйм, күпме әйтәсең.

– О-о-о, байларча кыланасың, хирург ирең булгач син текә…

Тагын күпмедер вакыт Камилнең сүздән ботка ясап фәлсәфә сатуын тыңларга туры килде. Әмма җыен буш сүз. Тагын эчкән, аракы исе сүзләре аша колакта аңкыган кебек. Шалтыратканыма үкенеп, телефонны сүндердем. Бүген-иртәгә җитәрлек дару бар бит әле. Аллаһ ярдәменнән ташламас. Кабат сабыем янына йөгердем. Миннән тәҗрибәлерәк табиблар улым тирәсендә кайнаша. Саклану чарасы буларак кигән күзлеге аша иремнең куркынган карашы җанымны тетрәндерде. Нидер өмет итеп башка табибларның күзләрен эзлим. Йөрәккә тоташтырылган мониторны күргәч, аңым югалды…

* * *

Үзәк өзгеч ачы салкын җил, бәгыремне телеп буран дулый, дөнья караңгы. Карлы тар сукмак буйлап яктылыкны эзлим. Бала кабере. Күз нурым җир куенында изелеп йоклый. Тукта инде, җил, сызгырма, куркытасың улымны…

Чардуганга башын терәп, тезләренә ир-ат чүккән.

Син дә бүген монда…

Йолдыз Усманова, Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев