Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Яратмаган ирдән бала тудырып, бәхет таптым (редакциягә килгән хат)

Икебез дә бик тә бала теләдек, ә Айнур әйтерсең шул хыял белән генә яшәде – бар сүзе бары тик бала турында иде. Һәр ел, балага уза алмаган һәр көн саен араларыбыз да күзгә күренеп бозыла барды. Ирем ниндидер битараф, сөйләшмәс һәм тиз кызып китүчән кешегә әверелде. Әти-әни булу өмете белән, зур акчалар түгеп, төрле табибларга йөрдек. Тик барыбер килеп чыкмады. Хәтта ике тапкыр ЭКО да уңышсыз булды...

...Бер биш еллар элек кенә әле үземне иң бәхетсез кеше итеп тоя идем. Дөресен генә әйткәндә, яшисем дә килмәде, ә хәзер һәр көнгә шатланам. Шундый хәлнең үзем белән булуына хәзер дә ышанып бетә алмыйм.

Айнур белән университетта укыганда таныштык. Бер күрүдә үк, дуслар оештырган кичәдә очраткач, башымны җуяр дәрәҗәгә җитеп гашыйк булдым. Гадәттәгечә, телефон номерларын бирештек, сәгатьләр буе языша идек, ә аннары очраша башладык.

Аның белән күрешү өчен кичләрне түземсезләнеп көтүемне хәзергедәй хәтерлим. Ул һәр көнне диярлек, эштән соң мине тулай торак ишеге төбендә көтеп тора. Гыйшкыбыз көчле, ә киләчәккә планнарыбыз зур иде. Тиздән алар тормышка да аша башлады. Мин укып бетергәч үк, зурлап туй ясадык, озак та тормый фатир алдык һәм балалар турында уйлый башладык.

Миңа үземне ир хатыны итеп тою – ашарга пешерү, өйдә рәхәт атмосфера булдыру, җыештыру, иремне ярату һәм назлау ошый иде. Тәнемдәге һәр күзәнәгем белән мәхәббәт тойдым. Һәм нәкъ менә Айнурга – иң кайгыртучан, җаваплы һәм ихлас кешегә кияүгә чыкканым өчен һәр көнне Аллаһ Тәгаләгә шөкер итә идем. Минем хисләрем уртак иде – ирем дә мине кулларында гына күтәреп йөртте.

Гаилә тормышыбызны балабыз булмау гына күләгәләде. Беренче елларда артык борчылмасак та, тора-бара кайгыга төштек. Анализлар һәм тикшеренүләр моның сәламәтлегем белән бәйле булмавын ачыклады һәм шуңа тагын да куркуга салды.

Икебез дә бик тә бала теләдек, ә Айнур әйтерсең шул хыял белән генә яшәде – бар сүзе бары тик бала турында иде. Һәр ел, балага уза алмаган һәр көн саен араларыбыз да күзгә күренеп бозыла барды. Ирем ниндидер битараф, сөйләшмәс һәм тиз кызып китүчән кешегә әверелде. Әти-әни булу өмете белән, зур акчалар түгеп, төрле табибларга йөрдек. Тик барыбер килеп чыкмады. Хәтта ике тапкыр ЭКО да уңышсыз булды.

Айнур танымаслык булып үзгәрде: агрессиягә бирелде, кулына еш кына шешә тота башлады. Исергәч, тыеп булмаска әйләнде, мине барлык гөнаһларда гаепләде, кул да күтәрде. Ә мин барысын да кичердем, чөнки яраттым. Һәм, дөресен генә әйткәндә, мин дә үземне гаепләдем. Ун ел тормышыбызны күз яшьләрендә һәм догада уздырдым. Ахырда, үземне һәм гел исерек, канәгатьсез ирем белән узган соры көннәрне күрә алмас булдым.

Бер көнне кибеттә очраклы рәвештә күптәнге танышымны очраттым. Сөйләшеп киттек, аннары шалтыратыша башладык һәм очрашырга килештек. Дөрес булмаган адым ясавымны аңлап эшләдем, әмма ул чакта миңа инде барыбер иде.

Ул ир белән бердәнбер төн уздырдык. Аннан соң аралашуыбыз тулысы белән туктады – мин шулай теләдем. Миндә аңа карата бернинди дә хисләр юк иде. Абсолютно. Әмма нәкъ менә шул төн миңа, башкача Айнур белән яши алмаячагымны аңларга ярдәм итте. Безнең никах тулысы белән бозылды һәм без аерылыштык. 

Берничә айдан үземнең йөккә узуымны белдем. Моны аңлатып булмаслык иде! Мин табибта, кулыма ул тоттырган УЗИ сурәте белән утырганда, еладым да, көлдем дә. Бала Айнурдан түгел иде, әмма мин моңа бер генә секунд та үкенмәдем. 

Иремә карата булган хисләрем әле озак сакланса да, безнең арада барысы да беткән иде. Ике елдан соң Айнур кабат өйләнде, хәзер аның башка гаилә. Без кызым белән бүтән шәһәргә – Яшел Үзәнгә күчендек, мин дә яңа тормыш башладым. 

Мөгаен, барысы да нәкъ менә шулай булырга тиеш булгандыр. Хәзер балама биш яшь һәм мин беркайчан да булмаган кебек, чиксез бәхетле! Аллаһка шөкер укыйм. Бәхетле булу өчен, кайвакытта, минем кебек уйланылмаган (ә бәлки уйланылгандыр) адымга барырга курыкмаска кирәк икән. Әбиләребез әйтмешли, Аллаһ язмаган эш булмас!

Хатымны газетада бастыруыгызга өметләнеп, Зилия.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев