Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

«Эшлисем килми!» (редакциягә килгән хат)

– Эчемдә кайнаган бураннардан котылырга дип шалтыратам, кызлар! «Әйтәм әле»гә язып куярсызмы, белмим, сүзем күпкә китсә, бәлки хатлар битенә үк бастырырсыз, – дип, буран капчыгын сүтә башлады С. апа (үзе шулай исеменең баш хәрефен генә күрсәтергә кушты). – Миннән бер катка өстәрәк яшәүче күршемнең кызы аерылып кайтты. Вәт, мин сиңа әйтим, хәзерге хатын-кызлааар!

Безнең буын кешеләренә шаккатудан тел генә шартлатырга шуларга карап. Әти-әнисе аңа югары белем бирергә бик тырышты, кызлары Казанда университет тәмамлап, дипломлы булды. Күпме акча тыкканнарын үзләре генә беләдер. Ни пычагыма аңа ул диплом!

Бер генә көн дә эшләмәде бит ул аны алгач та. Укуын бетергәч кияүгә чыкты да, Казанга китеп бардылар. Әнисе белән күршеләр, бер-беребезгә чәйләр эчәргә йөрешәбез, шуңа ул кызның тормышыннан хәбәрдар мин, аптырамагыз. Ире, бик артык зур булмаса да, бизнесмен иде, хатынын эшләтмәде, тегесе дә атлыгып тормады. Бик иркә үсте инде, күз алдында бит, артыннан тәлинкәсен юып куйганын да күргәнем юк минем. Казан ерак түгел, җәлт кенә әнисе барып килә иде ял көннәрендә, зур фатирларын җыя, ашарларына пешерә. Әрләп тә карадым үзен, нишләп йөрисең син, дип. Кызының юньсезлеген яшерергә тырышты инде. Тегесе ире эштә чакта йокы симертә, кичкә көчкә ашарга нәрсә булса да әмәлли (күбрәк заказ гына бирә), өен тәртипкә китерә (өл­герсә!). Аның шундый рәхәт тормышы, әнисе бик тырышуына карамастан, гомерлек булмады. Башлы, тырыш эшмәкәр ирен бик тиз туйдырды. «Синең белән миңа кызык түгел һәм син минем хатын статусына туры килмисең, үзеңне карамыйсың, үстермисең», – дигән. Минем күрше кызы иренә бу сүзләре өчен бик нык үпкәләгән. «Мин өч елымны сиңа багышладым, ә син моны бәяләмәдең!» – дип, чемоданнарын тутырып, менә әти-әнисе янына кайтып утырды. Әлбәттә, иренең кемедер бар инде, юктан гына шундый сүзләр әйтмәс иде хатынына. Сүземне нидән башлаган идем бит әле, хәзерге яшь хатыннарга шаккатуымны сөйли башлаган идем. Вәт, әлеге иренә кирәге калмаган күрше кызы бернинди сабак алмаган, җәмәгать. «Эшлисем килми минем, матур тормыш белән тәэмин итүләренә ияләндем мин хәзер. Тиз арада нинди дә булса «акча янчыгы» табарга кирәк», – дип тора! Ул «акча янчыгы» диюе, нинди дә булса бай ир инде. Әәәй, Аллаһ, ничек буш башына тыгарга шуның гомерләрнең бик тиз узуын, андый ирләр күз салырлык чибәр вакытның бик кыска булуын, ә?! Олыгайган көндә аннары кемгә кирәге кала аның? Яшьләр шуны аңласын иде! «Ни чәчсәң – шуны урырсың» дигән гыйбарә буш сүзләр түгел. Гомереңне ничек узасың – картлыгыңда шулар өчен җавап бирәсең. Менә шуларны бастырыгыз әле, кызлар, яме!
 

Яшел Үзәннән С. апагыз.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев