Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Дустың булса – шундый булсын! (гыйбрәтле язма)

Әлеге йөрәккә үтәрлек хәл Вьетнамда сугыш барганда булган. Бер авылда миссионерлар (дингә өндәүчеләр) төркеме яклавы астындагы ятим балалар йортына снаряд эләккән. Барлык миссионерлар, күпмедер авыл кешесе һәлак булган, берничә бала яраланган һәм алар арасында сигез яшьлек бер кыз бар икән.

Фото: ясалма интернет

Яралыларга үзләрендә ярдәм итү мөмкинлеге булмаганлыктан, халык Америка гаскәрләре белән радиоэлемтә булган күрше шәһәрдән медицина ярдәме со­раган. Тиздән авылга, медицина инструментлары комплектларын алып, хәрби доктор һәм шәфкать туташы килгән. Врачлар, яралыларны карап чыкканнан соң, кызның хәле аеруча кискен, әгәр хәзер үк операция ясамасаң, ул кан югалтудан үләчәк, дигән нәтиҗәгә килә. Моның өчен аларга ашыгыч рәвештә кызныкы кебек үк канлы донор кирәк була. Тиз арада анализлар үткәрелә, тик америкалыларның берсе дә моның өчен туры килмәве ачыклана, ә кирәкле кан төркеме яраланмаган берничә ятим балада була. Әмма врач вьетнамча бик начар сөйләшә, ә шәфкать туташы институтта бары тик француз телен генә өйрәнгән була. Шуңа да карамастан, төрле телләрне кулланып һәм ишарәләр ярдәмендә, алар куркып калган сабыйларга, әгәр кызга кан салмасаң, ул исән кала алмаячак, дип аңлатырга тырыша.

Аннары, кайсыгыз аңа кан бирергә тели, дип сорыйлар. Ә җавап итеп балалар берни дәшми. Берникадәр вакыттан соң, бер кечкенә кул өскә күтәрелә дә, куркып, кире төшә. Әмма шунда ук, инде катгый рәвештә, кабат күтәрелә.

– Рәхмәт, – ди шәфкать туташы, – исемең ничек?

– Хань, – дип бик әкрен генә җавап бирә малай.

Аны тиз генә кушеткага яткызып, кулын спирт белән сөртәләр һәм инә тыгалар. Әлеге процедура вакытында Хань тыныч кына ята һәм селкенми. Тик берничә секундтан әкрен генә мышкылдап, икенче кулы белән тиз генә битен томалый.

– Авыртамы әллә, Хань? – дип сорый доктор. Малай «юк» дип баш селки һәм шунда ук, елавын туктатырга тырышып, кабат сулкылдап куя. Доктор тагын бер кат сорый, ә бала элекке кебек үк җавап бирә.

Әмма тиздән малайның сирәк сулкылдаулары тын гына елауга әйләнә. Ул үкереп елавын тыю өчен күзләрен чытырдатып йома һәм йодрыгы белән авызын каплый. Табиб борчыла башлый, чөнки нидер бар, болай булырга тиеш түгел. Шул вакытта аңа ярдәмгә яңа гына авылга килеп җиткән вьетнам шәфкать туташы өлгерә. Малайның газаплануларын күреп, ул тиз генә вьетнам телендә нидер сорый, аннары тыныч тавыш белән нидер әйтә. Хань шунда ук елавыннан туктый һәм вьетнамкага сораулы караш ташлый. Тегесе «әйе-әйе» дигәнне аңлатып, башын селки һәм Хань җиңел сулап куя.

Шәфкать туташы америкалыларга хәлне аңлата: «Ул үзен үләчәк дип белгән. Хань сезне бик дөрес аңлап бетермәгән, кызны яшәтү өчен барлык канын биреп бетерергә кирәк дип уйлаган».

– Алай булгач, кан бирергә нигә ризалашкан соң? – дип сораган шаккаткан америкалы шәфкать туташы.

Вьетнамка бу сорауны малайга тәрҗемә итә һәм тегесе гади генә итеп: «Чөнки без – дуслар...» – дип җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев