Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Чын ир-егетләр бар әле дөньяда (редакциягә килгән хат)

Нигә гашыйк кызлар дөм сукыр була икән ул? Хыялларында әллә нинди идеаль образ тудыралар да, йөргән егетләре нәкъ шундый – дөньяда иң яхшы ир-ат дип уйлыйлар. Минем алсу күзлегем бик тиз ватылды. Йөккә калганымны әйткәч, егетем минем белән бөтенләй исәнләшми дә башлады!

...Хәзерге заман егетләрен юньсезләр, өсләренә җаваплылык алудан куркып, хәтта өйләнми дә башладылар, дип тиргиләр. Минем шуны әйтәсем килә: барысын да бер калыпка салырга ярамый. Бар әле араларында чын ир-егетләр, кеше сүзеннән дә, авырлыклардан, хәтта, чит ир баласын тәрбияләүдән дә курыкмаучылар бар.

Нигә бу хатны язарга булдым икән мин? Иремә рәхмәт хисеннәндер, мөгаен. Кичке аш өстәлен җыештырып, залга уздым да, улым белән Фәниснең (исемен үзгәртәм, ачуланмагыз) башка баш терәп, көлешә-көлешә шахмат уйнап утырганнарын күзәтеп тордым. Һәм йөрәгем аларның икесенә карата шундый олы хисләр белән тулды, үземнең тәннәрем калтыранып куйды, күзләремә яшь килеп тыгылды…

Мәктәпне тәмамлагач, бик күпләр кебек, Казанга китеп югары уку йортына кердем. Авыл кызы булгач, тулай торак­та яшәдем. Минем булмышым шундый – укырга килгәнмен икән, укырга кирәк. Егетләр бе­лән, төнге клубларда, тегендә-мон­да йөрүләр минем өчен түгел. Ә инде бишенче курста вакытта үземә бераз ирек бирдем һәм курсташ егет белән очрашып йөри башладык. Бер-беребезне чынлап яратабыз кебек тоелды, ул да еш кына: «Без бер-беребез өчен яратылган», – дия иде. Мин инде, аңа баш-аягым белән ышанып, кулга диплом алгач ук өйләнешәбез, дип, үземне җитди адымнан тыеп тормадым. Чөнки бишенче курс, мин инде зур кыз, үзем өчен үзем җавап бирәм. Шулай булып чыгар дип уйламадык, әлбәттә, әмма мин балага уздым. Һәм шунда гына ул егетнең чын йөзен күрдем. Нигә гашыйк кызлар дөм сукыр була икән ул? Хыялларында әллә нинди идеаль образ тудыралар да, йөргән егетләре нәкъ шундый – дөньяда иң яхшы ир-ат дип уйлыйлар. Минем алсу күзлегем бик тиз ватылды. Йөккә калганымны әйткәч, егетем минем белән бөтенләй исәнләшми дә башлады! Мин дә ялынып-ялварып йөри торганнардан түгел. Дүрт ягың кыйбла, дидем.

Кайтып әйтергә батыр­чылыгым җитмәде, бу «шат­лык­лы» хәбәрне әнигә шалты­ратып әйттем. Әмма минем өчен шундый катлаулы, югалып калган вакытта ярдәм итү, тынычландыру урынына, әнидән: «Син инде зур кыз, үз проблемаларыңны үзең чиш. Корсагың беленерлек булгач, авылга кайтып, кеше күзенә күренеп йөрмә, безнең битне кызартма», – кебек «юату» сүзләрен ишеттем. Ә ничек чишим мин ул проблемаларны? Эшләмим, торыр урын юк (диплом алгач тулай торактан чыгаралар), акча юк, ярдәм итәрдәй якын кешеләр юк.

Балтам суга төшкәндәй, берничә көн аңкы-тиңке йөргәннән соң, минем яныма курсташ егет килеп утырды һәм нигә болай «дөньясы асты-өскә килгән» (шундый дөрес сүзләр!) кешедәй йөрүем турында сорады. Ә мин өметсезлектән, төшенкелектән, ничек бар – шулай сөйләдем дә бирдем. Ә ул егет (Фәнис) миңа инде өченче курстан бирле гашыйк икән: барысын да хәл итәрбез, дип тынычландырды. Шул көннән гел янымда булды: минем белән врачларга йөрде, җиләк-җимеш, яшелчәләр алып ашатты, диплом язарга булышты һәм фатир арендаларга, бала белән утырырга няня табарга вәгъдә итте. Башта мин аңа рәхмәтле генә идем. Ә тора-бара гашыйк булуымны аңладым.

Улым тугач, өйләнештек һәм аның әтисе итеп үзен яздыртты. Әти белән әни оныклары туганчы ук миңа карата йомшардылар, булыштылар, рәхмәт аларга, ә хәзер яратып туя алмыйлар. Шулай да, әгәр дә башта ук Фәнис булмаса, белмим минем белән ниләр булып бетәр иде. Мин үз проблемаларымны җиңеп чыга алмас идем. Дипломсыз да калыр идем, мөгаен. Корсагымда чактан ук улыбыз белән сөйләшә иде, тугач та кулыннан төшермәде. Быел улыбыз икенче сыйныфка бара инде, Аллаһ боерса. Һәм киләсе ел башында сеңелкәше туачак.

Хәзер иремә карыйм да, ярый әле улыбызның биологик әтисе безне ташлады, дип сөенәм. Аларны Фәнис белән чагыштырып та булмый: җир белән күк арасы! Аллаһыма шөкер, язмыш безне Фәнис белән кавыштырды! Әйтәм бит, бар әле чын ирләр арабызда!

Исемемне күрсәтмим, гафу.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев