Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Чит илдә солтан булганчы – туган җиреңдә олтан бул!

Бер кеше туган авылында яшәгән һәм аның дөнья күрәсе, барлык халкы бай һәм шат яшәгән җәннәт кебек ил табасы килгән. Җиде диңгез артына юл тоткан һәм хыялындагы илне табып, шунда яши башлаган. Анда бик матур булган, өйләр шәп, киемнәр патшаларныкы кебек, табыннар мул... Әмма бәхет өчен аңа гел нидер җитмәгән.

Ватан

Бер кеше туган авылында яшәгән һәм аның дөнья күрәсе, барлык халкы бай һәм шат яшәгән җәннәт кебек ил табасы килгән.

Җиде диңгез артына юл тоткан һәм хыялындагы илне табып, шунда яши башлаган. Анда бик матур булган, өйләр шәп, киемнәр патшаларныкы кебек, табыннар мул... Әмма бәхет өчен аңа гел нидер җитмәгән. Күңеле нидер сораган, тик ул шундый шәп җирдә дә үзенә ни җитмәвен аңлый алмаган. Ничектер бер айлы төндә ул йоклый алмыйча яткан, башына төрле уйлар килгән, сорауларына җавап эзләгән, күңел чоңгылларында казынган. Кинәт, кечкенә кыңгыраучыкның көмеш тавышын ишеткән. Тыңлап торган.

– Ба, бу бит кыңгырау! Кемнеңдер тавышы! – дип аңлап алган. Әлеге авазларны тагын да бирелебрәк тыңлаган:
– Чит илдә солтан булганчы – туган җиреңдә олтан бул! – дип җырлаган нәзек кенә көмеш тавыш.
Әлеге сүзләрне ишетеп, теге кеше уйга баткан. Туган җиренең аны үзенә тартуын, ата-бабалары рухлары үзләре турында искә төшерүләрен аңлаган ул. Әти-әнисе туфрагын өзелеп сагынган, әмма бай һәм матур йортын ташлый алмаган.

Тора-бара туган ягына булган сагышы тагын да арткан. Таш пулат йорты да хәзер матур булып күренмәгән, туган авылындагы кечкенә генә өен сагынган. Өстендәге бай киеме килешсез тоелган, туган ягында кигән гади күлмәген юксынган. Сый-нигъмәттән сыгылып торган табыны тамагыннан үтмәгән, авылындагы гади коймагыннан бер генә авыз итәсе килгән... Шул көннән бирле аның бөтен күңеле әти-әнисе кабере, үзе утырткан миләш үскән туган нигезе калган якка тарткан. Ул җәннәт кебек әлеге илне, бар байлыгын ташлап, йөрәге чакырган туган иленә, үз ватанына юл тоткан.

Күңелендәге тавышлар сөенеч булып чылтыраган, юлын кояш яктырткан, әйтерсең юл да үз артыннан дәшкән. Йөрәге, күкрәгеннән очып чыгарга талпынган коштай, дөньядагы барлык байлыкка да сатып алып булмастай бәхетне тоеп, шатлык белән типкән. Бу – иленә, өенә, үзенә илтүче юл булган!

Фото: Сәйдәш Ханмурзин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев