Бетләргә рәхмәт! (гыйбрәтле язма)
Бер ханым ялдан кайткач, чемоданнарын бушатканда, аннан үз чемоданнарын өстерәп шуышучы симез урын-җир кандалаларын күргән. Ханым күргәненнән үз хәленә килгәнче, кандала үзенә тиешле урынга – тахта белән обой арасына кереп тә поскан. Һәм чемоданнарын да үзеннән калдырмаган. Ханым, тынычлангач, тахтаны стенадан шудырган, кандаланы тапмаган, әмма...
...бер күч тузанны, югалган һәм аны урлауда әллә кемнәргә яла ягып бетергән йөзеген, тиеннәр белән илле сигез сум акчасын тапкан.
Алдагы ике атнада ханым тахта астын һәм барлык шкаф асларын тузан суырткыч белән чистартып бетергән. Аннары дусларыннан парогенератор алып торып бөтен фатирын кайнар пар белән ялт иттергән. Аннары, кандала пардан куркып шкафларга күченгән дип, инде күп еллар кимәгән киемнәрен чыгарып аткан, аннары дүрт шкафының икесен юк иткән. Шуннан соң күңелсез, тузанлы пәрдәләрен салдырган, тәрәзәләрен юган, яңа обойлар ябыштырган, барлык лампочкаларны яктыракларга алыштырган, күптән кечерәйгән һәм бумалары кыскан S үлчәмле эчке киемнәрен М үлчәмлесенә алыштырып, иркен сулыш алган. Студент вакытыннан бирле яраткан, сасый башлаган ислемайларын чыгарып аткан. Бик күптән араларын өзәргә кыюлыгы җитмәгән берничә кешегә башка шалтыратмаска кушкан һәм…
Һәм әлеге ханым, теге чемоданлы кандаланы күрүчегә, аңа биииик зур рәхмәт әйтергә куша һәм аның алдында баш ия…
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев