«Алай түгел – болай ул, арпа түгел – бодай ул» (редакциягә килгән хат)
...Безнең арада бөтен нәрсәне контрольдә тотарга, бөтен эшне үзенчә эшләтергә тырышучы, бары тик үзенең генә хаклы итеп санаучы кешеләр бар. Берәүләрнең әниләре шундый, кемнәрнеңдер якыннары яки күршеләре. Менә безнең дә күршебез шундый. Үзен начар кеше дип тә әйтә алмыйм, пып-прастуй инде менә, иске бер тиен кебек, кызым әйтмешли. Көн туса, көт тә тор...
...өебезгә иң беренче ул килеп керә. Иртәбез аның өйрәтүләреннән башлана. Әйтмим, яше бар, тормыш тәҗрибәсе дә бездән күбрәк. Шулай да, туйдыра бит. Башта бик тә ачу килә иде. Хәзер егерме елдан артык вакыт узды мин аның күршесенә килен булып төшкәнгә, күп очракта елмаеп кына куярга яки бөтенләй ни сөйләгәнен ишетмәскә дә өйрәндем инде. Каты әйтеп, үпкәләтәсем дә килми. Каенанам (урыны оҗмахта булсын) белән ут күршеләр булып гомер кичергәннәр (ул ничек түзгәндер шундый «белдекле» ахирәтенә), инде мирас булып миңа калды. Ирем дә: «Бер тапкыр әйт тә каты итеп, башка кермәс тә, өйрәтмәс тә», – ди. Ә мин алай итә алмыйм, олы кеше бит. Шундый характеры аркасында, гел кысылып өйрәткәнгә, киленнәре белән дә пәрә-хара килеп бетте.
Менә шундый булмышлы кеше, үзен берничек тә җиңә алмый. Чынлап уйласаң, үзенең кирәкмәгән нәрсә эшләвен аңламый да торгандыр әле, мөгаен. Әйбәт киңәшләр бирәм, ди торгандыр. Өйрәтүен, бөтен нәрсәгә, бөтен кешегә үз фикерен тагуын уйлап та карамыйдыр. Әйтсәң дә бушка, беркемне ишетми дә, тыңламый да, үз сүзе генә сүз. Кызык инде бер карасаң. Минем тормышка тыкшынам дип белми дә инде ул. Миңа көлке күп очракта. «Әле бүген ник бу күлмәгеңне кидең, тегесен ки идең», «йокларга соң ятасың, иртәрәк ят», «һаман итле ризык пешерәсең, берәр көн сөтле аш кына да ярар», «иреңә ник андый аклы күлмәген кидерттең, ярамаган кырда каралысы»... Каршы бер сүз әйтергә авызыңны да ачасы түгел, үзеңә кыйммәткә чыга. «Алай түгел, болай ул» темасына и башлана, и башлана. Менә шундый күңелле тормыш миндә, җәмәгать. Күрше апа укыячак инде бу язмамны, газетаны ул да алдыра. Тузынып килеп керәселәре бар әле. Керә генә күрсен, исән-сау гына булсын. Әле ярый күрше апа бар, яшәүләре күңелсез булыр иде...
«Яшел Үзән»не даими укучы райондашыгыз булам
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев