Җәйге бакчада калган яшьлек (редакциягә килгән хат)
Телефонсыз яшьлек нинди була дип сорасалар, мин менә шушы кичләрне күз алдына китерер идем. Ул вакытта кешеләр бер-берсенә карап сөйләшә, күзгә-күз очрашып аралаша, күңелләрен уртаклаша белә иде. Гармун моңы астында яшьләр таныша, дуслаша, кавыша, сөешә. Авылның бөтен шатлыгы, бөтен җаны шул җәйге бакчада кайный иде...
Фото: ясалма интеллект
Сабантуй якынлашкан саен күңелдә яшьлек хатирәләре яңара, йөрәк әллә кайчангы мизгелләргә әйләнеп кайта. Безнең Олы Ачасыр авылында җәйге бакча бар иде – киртә белән әйләндереп алынган, тирә-ягын хуш исле юкәләр уратып алган, авылның иң матур, иң ямьле урыннарының берсе. Анда эскәмияләр тезелеп куелган. Сабантуй бәйрәме тәмамлангач, бөтен авыл халкы нәкъ менә шунда җыела иде. Һәр эскәмия янында – аерым бер төркем, һәркайсында – җыр, көлү, гармун тавышы. Кемдер җыр суза, кемдер бии, кемдер гади генә сөйләшеп утыра. Җәйге бакча, кич җиткәч, гөрләп торган аерым бер дөньяга әверелә иде.
Телефонсыз яшьлек нинди була дип сорасалар, мин менә шушы кичләрне күз алдына китерер идем. Ул вакытта кешеләр бер-берсенә карап сөйләшә, күзгә-күз очрашып аралаша, күңелләрен уртаклаша белә иде. Гармун моңы астында яшьләр таныша, дуслаша, кавыша, сөешә. Авылның бөтен шатлыгы, бөтен җаны шул җәйге бакчада кайный иде. Бүгенге кебек һәркем кулына телефон тотып түгел, ә җыр белән, сүз белән, көлү белән күңел ачалар иде. Шуңа күрә, ул яшьлек тә җылырак, якынрак булып хәтердә калгандыр, мөгаен.
Таңга кадәр таралышмыйча утырган чаклар да булды. Гармун тавышы тынмый, җырлар өзелми, яшьләрнең күңелендә дәрт сүрелми иде. Сабантуй узгач башланган ул кичләр авыл тормышының иң күңелле, иң көтеп алынган мизгелләренә әйләнә иде.
Җәйге бакча янында тагын бер зур вакыйга бар – ул да булса зур даган. Аны һәр елны Сабантуй алдыннан корып куялар иде. Авыл өчен бу үзе бер бәйрәм булды. Көндез анда бала-чага атына, шат авазлары еракка тарала. Ә кич җиткәч, даган янына яшьләр җыела. Зур арканнарга эленгән даганда һавага күтәрелеп атынганда йөрәкнең ничек дөп-дөп типкәнен сүз белән генә аңлатып булмый. Бераз куркыта да, әмма яшьтәшләрең алдында сер бирәсе килми – кыю булып күренәсе килә. Шуңа күрә тагын да югарырак атынасың, тагын да көчлерәк этенәсең.
Бүген уйлап куям: безнең яшьлекнең бәхете нәкъ менә шул гадилектә булган икән. Айфонсыз да, интернетсыз да күңелсез түгел иде. Без бергә җыелып җырлый идек, сөйләшә идек, көлә идек, күзгә-күз карап дуслаша идек. Бәхетнең дә, яшьлекнең дә кадере башкача булган. Хәзер ул мизгелләрне сагынып искә алырга гына калды. Әмма күңелдә һаман шул гармун тавышы яңгырый, һаман шул җәйге бакчадагы көлүләр ишетелгәндәй була... Айфонсыз яшьлек менә шундый – җылы, ихлас, онытылмас яшьлек иде.
Бүген дә бар әле ул җәйге бакча. Юкәләр дә шаулап утыра, эскәмияләр дә үз урынында кебек. Тик нидер җитми... Элеккеге кебек халык җыелмый, гармун тавышы яңгырамый, яшьлек шау-шуын да ишетеп булмый. Сабантуйдан соң бүген дә шулай җыелышып, җырлап-биеп, күңел ачасы иде дә бит. Тик хәзер халык та элеккеге кебек актив түгел, чыкмаслардыр кебек. Ә бәлки, «Зәлидә» башлап җибәрергә кирәктер? Авыл киченең тынлыгын гармун моңы белән яңгыратыргадыр? Кайчак шулай хыялланып куям: бәлки тагын бер кичкә генә булса да, яшьлек кайтыр, җәйге бакча тагын шаулап-гөрләп алыр иде...
Исемем редакция өчен генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев