Аерылышырга ашыкмагыз (редакциягә килгән хат)
Аерылыштык, акчаны һәм булган малны гадел итеп бүлдек. Мин үз өлешемә ипотекага фатир алдым, ә ул өй төзи башлады. Тиз генә төзеп тә бетерде, чөнки бик тырыш ул минем, акчаны да таба белә, эштән курыкмый. Башта ялларында баланы алырга ул үзе безгә килә иде, тора-бара...
Кызык инде бу тормыш дигәннәре. Тиң ярларыбызны табабыз, кавышабыз һәм шушы өч көнлек дөньяда нәрсәдер бүлешә алмыйча (күпчелек очракта горурлыгыбызны, мин-минлегебезне җиңә алмыйча), аерылышабыз. Аннары, бер-беребезне сагынып һәм юксынып, газапланып яшибез. Юююк, нинди баш бирү ди! Шулай үз-үзеңне кая куярга, кая барып бәрелергә белмичә яшәү күңеллерәк бит!
Без, авыл кызлары туган нигездән читкә чыгып киткәнче шәһәр кызларыннан көнләшеп үсәбез. Вәт рәхәттә яшиләр! Чүп утыйсылары, яшелчәләргә су сибәселәре юк, чеби, тавык, каз ашатасылары юк, кыш көне кар көрисе һәм аны түгәселәре юк. Һәм башка тагын авыл кызы башкарган күп эшләрне эшлиселәре юк. Җәйге каникулга дәү әниләре янына кайткач та кадерле онык булып яшиләр, әбиләре пешергән тәмлүшкәләр белән генә сыйланып. Шуңа, башка авыл кызлары ничектер, минем бик тә шәһәр фатирында яшисем килә иде.
Мәктәпне тәмамлагач (бездә 9 гына сыйныфлы, башка мәктәпкә йөреп 11не укып торасым килмәде), киттем үзебезнең Яшел Үзәнгә. Механика көллиятендә белем алып, пешекче-кондитер һөнәрле булдым. Шунда ук механик булырга укучы булачак ирем белән таныштым. Мин укырга кердем, аның соңгы елы иде. Аннары бер ел армия сафларыннан көтеп алдым, тагын ике ел очраштык та, инде нигә вакыт үткәреп йөрибез, дип, өйләнештек. Фатир арендаладык. Бик уңай туры килде, күченеп йөрмәдек, гел шул ике бүлмәле кеше торагында яшәдек һәм үзебезнекен булдырырга акча җыйдык. Балабыз туды. Матур гына яшәдек, әмма тормышка төрле карашларыбыз һәм кирелегебез, бер-беребезгә юл куя белмәвебез аркасында аерылыштык. Бу үзебезгә күчемсез милек алырга вакыт җиткәч шулай килеп чыкты.
Мин юкка гына авыл хезмәтеннән туеп, шәһәрчә, фатирда яшисем килү турында алда язып узмадым. Минем өч бүлмәле фатир аласым килде. Ә ирем шәһәр читеннәнрәк өй сатып алу яки төзү фикерен алга сөрде. Акчасын ничә ел җыя алдык, ә менә уртак фикергә килеп, килешә алмадык. Туктаусыз сүз көрәштерү, әрләшүләр аркасында инде бер-беребезне яратуыбызны да оныттык.
Аерылыштык, акчаны һәм булган малны гадел итеп бүлдек. Мин үз өлешемә ипотекага фатир алдым, ә ул өй төзи башлады. Тиз генә төзеп тә бетерде, чөнки бик тырыш ул минем, акчаны да таба белә, эштән курыкмый. Башта ялларында баланы алырга ул үзе безгә килә иде, тора-бара мин илтеп бирә башладым. Аннары кичке ашка калгаладым, соңрак – бөтен ял көннәрен аның өендә бергә уздыра башладык. Быел яз түтәлләр ясадым, чәчәкләр утырттым. Ул улыбыз янына фатирыбызга да килә, ремонтны төгәлләргә булышты, теш щеткасы һәм алмаш киемнәре бездә тора.
Бер кич сөйләшеп утырганда, «артка борылып карасак», инде шулай, әле без аңарда, әле ул бездә йөреп, ике ел узган булып чыкты. Ниемә дип аерылышып торылган?! Әгәр дә бер-беребезне тыңлап, уртага салып сөйләшсәк, өйле дә, фатирлы да булу мөмкинлеге бар иде бит. Ә без тизрәк аерылышырга гариза яздык, юләрләр! Бала тинтерәтеп, тегендә-монда йөрттек, әти-әниләребезне, туганнарны кайгыга салдык. Ә хәзер нәрсә инде... Мин бала көтәм. Бу хәбәрне иремә (әй лә, аерылган иремә) әйтергә шүрләбрәк торам, әмма шатланыр дип уйлыйм. Чөнки бер-беребезне яратабыз.
Бу хатны башкаларга сабак булсын дип яздым. Чөнки, бер-берен яраткан килеш, безнең кебек кызган баштан аерылышып, аннары каңгырашып йөрүчеләр бардыр, мөгаен. Сөйләшегез, юл куегыз, килешегез. Аерылышырга кайчан да соң түгел, ә менә кавышу юллары урау, ә бәлки бөтенләй мөмкин булмавы бар.
Һәркемгә бәхет теләп, райондашыгыз Г.Д.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Башсызрак булган шул син))) шэхэрдэ авыл йорты БЕЛЭН торуга ни житэ. Менэ бик квартирадан чыгып йорт аласы иде эле, юк шул, 3 комнатала ике квартира КИРЭК Эле йорт алырга.
0
0