Әбием серванты, яки югалган мәхәббәтне ничек таптым (редакциягә килгән хат)
Иҗат

Әбием серванты, яки югалган мәхәббәтне ничек таптым (редакциягә килгән хат)

Хөрмәтле редакция! Үзем язам, ә үземнең куллар калтырый. Бу вакыйганы мәчедән кала әле башка беркемгә дә сөйләмәдем. Кемгәдер ул бик гадәти тоелыр, әмма безнең гаилә өчен мөһим булды. Сезнең белән дә уртаклашасым килде.

Без ирем Илдар белән өйдә ремонт ясый башладык. Беррәттән иске әйберләрдән дә котыласы килде.

Иң зур «экспонат» – әбием Сәриянең серванты. Зур, караңгы төстә, уеп ясалган ишекле, өстәвенә, рәтләп ябылмыйлар. Үзе авыр, тузан җыя торган, буяулары купкан, хәзерге өй җиһазларына туры килми. Әмма хәзергеләрдән аермалы буларак ныклы, ярты гасырлык булса да. Ирем дә һаман урын күп ала дип зарлана иде.

Иске булса да, чыгарып ташларга кул бармады, сатарга булдык. Игълан бирдек, алучысы тиз табылды – яшь дизайнер, үзенә «винтаж» өчен эзли икән. Килеп карады, яхшы бәя бирде. Ниһаять, котылабыз, яңага акча була дип шатландык.

Фото: ясалма интеллект

Сервантны чыгарган көн чын циркка әйләнде. Мебель авыр, ишекләре шыгырдый, тар коридордан алып чыгып барганда, мин терсәгем белән арткы стенкасына тиеп киттем. Эчендә нидер шакылдаган кебек булды. Бушлык түгел, агач агачка бәрелгән сыман.

Ирем: «Тартмасы чыккандыр», – диде. Карадык. Барлык тартмалар урынында. Тавыш исә – «яшерен» бүлектән. Совет сервантларының артында гадәттә фанер перегородка була, аны беркем дә ачмый, куптармый. Бу очракта безнең кызыксынуыбыз өстенлекле булды. Ирем пычак белән аны каера башлады һәм менә нәрсәгә тап булдык.

Анда, тузанлы капчыкта, бер өем хат һәм кечкенә фотография ята иде. Фотода – матур, ак төстәге күлмәк кигән яшь кыз һәм хәрби формалы егет.

Фото: ясалма интеллект

Сервантны алырга килүче көтеп ишек төбендә торса да, без хатларны укый башладык.

Алар әбием Сәриянең кияү егете Нури белән язышкан хатлары булып чыкты. 1953 ел. Ул чирәм җирләргә киткән, ә әбием шәһәрдә калган. Хатлар шундый саф, якты, мәхәббәт белән сугарылган. Ул: «Сәрия, монда йолдызлар синең күзләрең кебек якты. Мин йорт урыны таптым, бакчабыз да булыр», – дип язган. Әбием: «Нури, мин сине монда көтәм. Һәр кич юлга чыгам», – дип җавап биргән.

Аннары... Ни өчендер егетнең соңгы хаты ачылмаган. Мин ачтым (гафу ит, әби). Датасы – 1953 елның августы. Бары өч юл язылган: «Сәрия, гафу ит. Мин кайтмыйм. Көтмә. Оныт».

Фото: ясалма интеллект

Без ирем белән бер-беребезгә караштык. Әби Васил бабай белән 50 ел бергә яшәгән. Бабаебыз бик әйбәт, әмма кырыс, сугыш ветераны иде.

Шунда, озакка сузмадым, әнигә шалтыратырга тотындым. Ул сөйләгәннәрдән әбиемнең «шкафта скелеты» барлыгын аңладым. Нури бер елдан соң Яшел Үзәнгә кире кайткан. Гафу үтенергә теләгән. Әмма әби ул вакытта Васил бабайга кияүгә чыккан булган шул инде.

Иң кызыгы алда. Мин, дөресен әйткәндә, заман кешесе, мистикага ышанып бетмим. Әмма күптән түгел шәһәрнең башка районына барырга туры килде. Автобус ватылды да, тукталышта төшеп, юлны шәхси сектор аша кыскартырга булдым. Барам, күрәм, капка төбендә бер ханым басып тора, йозакны ачарга тели, әмма куллары калтырый.

Мин аңа ярдәм итәргә булдым. Сөйләшә башладык. Ул мине чәйгә чакырды. Өйгә керүгә үк мин катып калдым. Почмакта нәкъ бездәге кебек сервант тора. Мин уйламыйча: «Әй, сездә дә бу сервант әбиегездән калганмы?» – дип сорыйм. Ә Нәфисә апа, көлеп: «Юк, бу Нури абыйныкы» – димәсенме.

Мин сак кына: «Ә фамилиясе Сәйфуллин түгел идеме?» – дим. Ул дәшмәде, озак кына миңа карап торды. Аннары киштәдән фотография алды. Шул ук, бездәге кебек фото, анда да ак күлмәкле кыз – минем әбием.

Нури рәсми өйләнмәгән. Гомере буе ялгызы, шул ак күлмәкле кызны сагынып, үкенеп яшәгән. Аны сеңлесе Нәфисә апа караган. Ул 10 ел элек вафат булган инде. Үләр алдыннан ул еш кына: «Гафу ит, Сәрия. Синең белән бер күрешә, гафу үтенә алмадым», – дип әй тә торган булган.

Мин Нәфисә апага сервантта табылган хатлар турында сөйләдем. Без утырып, сөйләшеп, елашып та алдык. Нәфисә апаның: «Тормышта бернәрсә дә очраклы түгел. Хәтта автобус та юкка ватылмый», – дигән сүзләрен мантра кебек кабатлыйм.

Өйгә мин башка кеше булып кайттым. Без ирем белән сервантны сатмаска булдык. Ул хәзер хөрмәтле урында тора. Эчендә – шул фотография һәм хатлар. Мин ни өчен боларны сезгә язганымны белмим. Шуны гына әйтәм, әби-бабайларыгыздан калган җи һазларны, никадәр иске булса да, ыргытмагыз. Истәлек, гаилә архивы булып саклансын.

Хөрмәт белән, Ләйлә В.


Нет комментариев