Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тиз күчү мөмкинлегеннән файдалану өчен түбәндәге алгоритмны кулланырга кирәк: «Чатлар» – «Сферум» – «Көндәлек» – «Моя школа кушымтасын ачу». Ведомствода билгеләп үтүләренчә, хәзер телефон экранында көндәлек ярлыгын эзләргә кирәк түгел, чөнки «барысы да бер сакланылган киңлектә җыелган».
Милли мессенджер аша Татарстан халкы инде ТКХ һәм балалар бакчасы өчен түли, счетчик күрсәткечләрен тапшыра, штрафларны тикшерә, ТР дәүләт хезмәтләре порталыннан һәм башка сервислардан файдалана, дип билгеләп үттеләр министрлыкта.
МАКС мессенджерыңда уңайлы цифрлы инструментларны үстерү «Мәгълүмат икътисады» милли проекты бурычларына җавап бирә һәм Россия, аерым алганда Татарстан халкы өчен бердәм имин экосистема булдыра, дип өстәделәр ведомствода.
Элегрәк МАКСта туу турындагы таныклыкны куллану мөмкинлекләре киңәйтелгәне билгеле булды.
Россия милли проектлары – җәмгыять тормышының төп өлкәләрен үстерүгә юнәлтелгән масштаблы дәүләт программалары. Алар РФ Президенты Владимир Путин раслаган милли максатларга ирешүнең һәм илнең 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеш стратегиясен гамәлгә ашыруның төп инструментларының берсе булып тора.
Татар-информ
Нет комментариев