Ел саен 16 октябрьдә дөньяда Бөтендөнья азык-төлек көне билгеләнә. Ул 1979 елда ФАО резолюциясе белән игълан ителгән һәм ФАО 1945 елда оешкан датага туры килә. Дөньяда барлык кешене дә туендырырлык азык җитештерелсә дә, ачлык мәсьәләсе чишелмәгән: 673 млн га якын кеше конфликтлар, һава шартлары бозылу һәм икътисадый кыенлыклар аркасында ачлык кичерә.
1974 елда БМО Ачлыкны бетерү һәм тукланмау турында Бөтендөнья декларациясен кабул итте. 2025 елның төп идеясе — халыкара хезмәттәшлек, тыныч һәм тотрыклы киләчәк, азык-төлек иминлеге. Максат: халыкны хәбәрдар итү, ачлыкка каршы бердәмлек, «нуль ачлык». Бөтендөнья азык-төлек көне 150 илдә уздырыла.
20 ОКТЯБРЬ — ХАЛЫКАРА АШ-СУ ОСТАСЫ КӨНЕ (КИСКЕН ЭЧӘК ИНФЕКЦИЯЛӘРЕ ПРОФИЛАКТИКАСЫ)
2026 елның 1 сентябреннән җәмәгать туклануы өчен яңа СанПиН 2.3/2.4.4282-26 гамәлгә керде. Производство контроле программасына үзгәрешләр кертергә кирәк. Ашау приборлары, савыт-саба һәм поднослар бирү алдыннан юылып, киптерелгән булырга тиеш. Эш көне ахырында барлык савыт-сабаны дезинфекцияләү режимы белән юу; савыт юу машинасы булмаса — кулдан дезинфекция чаралары белән эшкәртү. Поднослар һәр кулланудан соң чистартыла, бөгелгән һәм күренә торган пычрагы булган поднослар кулланылмый.

ШАУРМА: ТӨРГӘКТӘ МАРКИРОВКА КИРӘКМЕ?
Әгәр шаурманы әзерләгән предприятие үзе җиткерсә һәм сатса, туры килү декларациясе таләп ителми. Ләкин төргәктә маркировка мәҗбүри (ТР ТС 022/2011). Анда продукт исеме, составы, күләме, әзерләү датасы, яраклылык срогы, саклау шартлары, әзерләүче һәм аның адресы, куллану буенча киңәшләр, туклыклык кыйммәте, ГМО турында мәгълүмат һәм бердәм әйләнеш билгесе булырга тиеш. Декларацияне Бердәм реестрдан тикшерергә мөмкин.

АЗЫКНЫ ДӨРЕС ЭШКӘРТҮ
Кош итен юмыйлар — су микроорганизмнарны үтерми, ә патогеннарны тирә-якка тарата. Йомырканы пешерү алдыннан гына юу, аерым полкада саклау. Ярмаларны 2–3 тапкыр юу. Ит эчендәге температура 85°C түбән булмаска тиеш. Балыкны җитәрлек термик эшкәртү; моллюскларны агым суда юу. Яшелчә-җимешләрне, кабыгын ашамасалар да, юу. Яшел үләннәрне салкынча саклауга куяр алдыннан да юу. «Куллануга әзер» салатларны өстәмә юырга мөмкин. Гөмбәләрне җылы тозлы суда 30 мин тотып, чиста суда юу. Сабын һәм савыт юу чаралары кулланмау, кулларны сабын белән юу.
ТИПИК БОЗУЛАР
Роспотребнадзор тикшерүләрендә еш очрый: саклау температурасын бозу; ХАССП процедуралары кертелмәү; лаборатория тикшерүләре тулы булмау; стена, түшәм, идән өслекләре бозылу; технологик агымнар бозылу; шәхси медицина кенәгәләре булмау; сроклары үткән продукция; дезинфекция чаралары булмау. Җаваплылык — кисәтү, штраф, эшне туктату. КоАП статьялары: 6.3, 6.4, 6.5, 6.35, 6.6, 6.24, 14.7, 14.43, 19.5 ч.1.
АЗЫК ҖИТКЕРҮ
МР 2.3.0352-24 буенча поставщикларны аудитлау, ХАССП, документлар таләп ителә. Әзер ризыклар маркировкасында әзерләүче, адрес, атама, дата һәм сәгать, яраклылык срогы, саклау шартлары, составы һәм туклыклык кыйммәте күрсәтелә. Термосумкалар, контейнерлар кулланыла; аларны дезинфекцияләү мөмкинлеге булырга тиеш. Контейнерларда башка товарлар, курьерның шәхси әйберләре йөртелми.
ҖИТЕШТЕРҮ КОНТРОЛЕ
52-ФЗ буенча ИП һәм юридик затлар производство контролен үткәрергә тиеш. Ул санитар кагыйдәләр үтәлешен, лаборатория тикшерүләрен, медицина тикшерүләрен, гигиена укытуын, сертификатларны, хисапны, аварияләр турында хәбәр итүне үз эченә ала. Программа эшчәнлек башланганчы ук расланырга тиеш, билгесез срокка гамәлдә, үзгәрешләр кертелә. Лаборатория планында контроль нокталары, тикшерү төрләре, ешлык, аккредитацияләнгән лаборатория, протоколлар, җаваплылар була. Роспотребнадзор белән килешелми, су белән тәэмин итүдән башка. МР 2.3.0279-22 кулланырга мөмкин.
САНИТАР КИЕМ
2023 елның 1 сентябреннән ГОСТ Р 70231-2022 гамәлдә. Ул ХАССП принципларына нигезләнгән. Кием эш урынына, продукция төренә җайлаштырыла, аны танырга мөмкин булырга тиеш. Баш киеме, алъяпкыч, пирчәткә, аяк киеме керә. RK2/RK3 зоналарында пычрак күренә торган төсләр сайлана. Кием билгеләнгән урында саклана, аркылы пычрану булдырылмый. Кунаклар киеме дә исәпкә алына. Стандарт ирекле нигездә кулланыла.
Роспотребнадзор сайты материаллары буенча.

Нет комментариев