Татарстанда ятим балалар өчен 395 млн сумга 87 фатир сатып алыначак
Яшәеш

Татарстанда ятим балалар өчен 395 млн сумга 87 фатир сатып алыначак

ТР Дәүләт сатып алулар комитеты ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, шулай ук аларның саныннан булган затлар өчен торак биналар сатып алуга электрон аукцион игълан итте. Бу хакта дәүләт комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Килешүнең башлангыч бәясе 394,9 млн сумны тәшкил итә. Заказчик булып ТР Җир һәм милек министрлыгы тора.

Барлыгы 87 торак бина – аерым фатирлар яки торак йортлар сатып алу планлаштырыла. Торак республиканың 11 районында сатып алыначак. Иң күп фатирлар Яр Чаллыда (20), Түбән Кама (16) һәм Минзәлә районында (13) сатып алыначак. Шулай ук Әгерҗе, Алексеевск, Арча, Әтнә, Лаеш, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Сарман районнарындагы ятим балалар да торак алачак.

Документациягә ярашлы, һәр фатирның мәйданы 24тән 36 кв. метрга кадәр булырга тиеш. Торак биналар төзекләндерелгән, обойлары ябыштырылган, аерым кухня һәм санузеллы булырга тиеш. Фатирлар цоколь һәм ярым подвал катларында, искергән һәм авария фондында, шулай ук сүтеләчәк йортларда урнашмаска тиеш. Гарантия вакыты – кимендә ике ел.

«Ятим балаларны торак белән тәэмин итү – республикада ел саен алып барыла торган планлы эш. Сатып алулар ачык форматта уза, һәм без һәр сумның нәтиҗәле һәм билгеләнеше буенча тотылуы өчен барлык нормаларның һәм таләпләрнең үтәлешен катгый күзәтәбез», – дип билгеләп үтте ТР Дәүләт сатып алулар комитеты рәисе Марат Зыятдинов.

Татар-информ


Нет комментариев