ЮНЕСКО объекты — В. П. Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясенә багышланган фотокитап авторы Александр Ризванов белән очраштык.
Басмада ун ел дәвамында төшерелгән 70 фотография тупланган. Алар арасында табигать күренешләре фонындагы обсерватория сурәтләре, шулай ук Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең тарихи визиты вакытында төшерелгән фотолар бар.
Фотосурәтләр обсерваториягә нигез салучылар — Василий Павлович Энгельгардт һәм Дмитрий Иванович Дубягоның үзара язышкан хатларыннан алынган цитаталар белән тулыландырылган.
Фотокитап обсерватория архитектурасына, аның тарихи кыйммәтенә һәм илебез астрономиясен үстерүгә керткән өлешенә яңача карарга мөмкинлек бирә.
Михаил Афанасьев, Яшел үзән районы башлыгы, Яшел Үзән мэры
Нет комментариев