Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Гаилә ядкәре

Олы Ачасырдан Сания Фәйзуллинада чигелгән сөлге кадерле гаилә ядкәре булып саклана

Яшел Үзәндә гомер кичергән, Олы Ачасыр авылына килен булып төшкән Сания Фәйзуллина үз куллары белән чигеп, кырыйларын нәфис итеп бәйләгән бу сөлге бүген дә кадерле гаилә ядкаре булып саклана.

Ә иң кадерлесе – ул гади генә сөлге түгел. Ул – әби-бабаларыбызның хезмәт сөючәнлеген, күңел матурлыгын һәм милли кул эшләре осталыгын үзендә саклаган истәлек.

Бу сөлге еллар буе сандыкта сакланган. Шул ук сандык бүген дә Шәйхуллиннар гаиләсендә үз урынын тапкан. Анда буыннан-буынга тапшырылып килгән кадерле ядкарьләр, гаилә истәлекләре, нәсел тарихын сөйләүче бик күп хәзинәләр саклана.

Мондый истәлекләрнең кыйммәте вакыт узган саен арта. Алар безне үткәнебез белән бәйли, тамырларыбызны онытмаска, милли мирасыбызны кадерләп сакларга өйрәтә.

Һәр сандыкта – бер тарих. Һәр ядкарьдә – бер гомер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев