Күмер самовары – Фирая Хәбибуллинаның гаилә тарихы сакчысы
️Хәбибуллина Фирая ханым безгә дәү әнисеннән калган һәм бүгенге көндә дә аның гаиләсендә урыны өстәл түрендә булган самовар фотосын юллаган.
«Хәзер барыбызда да тиз кайный торган электр чәйнекләре инде, самоварларның да шундыйлары. Әмма берничә ел элек авылдан шушы күмер самоварын алып килдем. Сарай сәндерәсендә тузанга батып утырганын күрдем дә, бик кызгандым үзен. Бар иде бит аның ялтырап торган, кадерле чаклары. Дәү әни без йокыдан торган вакытка аны кайнатып, капкачы астында һәр балага берәр йомырка куеп пешереп тора иде. Андый самоварда кайнаган чәйнең тәме хәзерге бер чәйнектә дә юк. Әле ярый шәһәрдә дә үз йортыбыз белән яшибез, югыйсә, фатирда кирәкмәгән бер нәрсә булып, шулай ук тузан җыеп, үпкәләп торыр иде.
Ә хәзер ул безнең өйдә иң кадерле кунак кебек. Элеккечә үк көзгедәй ялтырап, корсагын горур киереп, морҗасыннан хуш исле төтеннәрен пошкырып, безгә тәмле чәй кайната. Хәтта, кайчакларда, нәкъ дәү әни кебек йомыркалар да пешергәлибез үзендә. Аңа караган саен, өстәлдә җырлап утырган кайнар самовар, туздырып бәйләгән ак яулыгы өстеннән кара плюш түбәтәен, шундый ук кертәкиен («безрукавка»ны бездә шулай әйтәләр) кигән арык кына, кечкенә генә дәү әниебез, бер борчусыз балачак, әти-әниле, гел пешкән камыр ризыкларының хуш исе килеп торган, без – шунда тәгәрәп үскән җиде бала өчен дөньядагы иң җылы, иң матур бүрәнә өебез искә төшә. Минем өчен ул гади самовар гына түгел, дәү әниебез, гаиләбез истәлекләрен саклаган кадерле мирас», – дип, фото астындагы язмасында хатирәләре белән уртаклашкан Фирая ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев