Киндер тастымал – Зиганшиннар гаиләсенең кадерләп саклана торган гаилә ядкәре
Киндер тастымал – татар халкының гаилә ядкәре, буыннан-буынга күчеп килгән кадерле мирасы.
Борын-борыннан кыз баланың туй бирнәсе арасында киндер тастымаллар аерым урын алып торган. Алар яшь килен белән бергә яңа гаиләгә күчкән, ә соңрак аның балаларына, оныкларына тапшырылган.
Татар халкында аш-су мәҗлесләрендә киндер тастымалны тезләргә ябу – әдәп-әхлак һәм хөрмәт билгесе. Ул киемне саклау өчен генә түгел, ә табынга, ризыкка һәм бергә җыелган кешеләргә карата ихтирамны да чагылдыра. Кунаклар алдында тезләргә ябылган киндер тастымал йорт хуҗасының кунакчыллыгын, гаиләнең тәртипкә һәм милли гореф-гадәтләргә тугрылыгын күрсәткән.
Киндер тукыманың табигыйлеге, ныклыгы һәм озак еллар саклану үзлеге аны гаилә ядкәре булырга лаек иткән. Вакыт узу белән тастымал үзенә гаилә тарихын да сеңдерә: ул никах мәҗлесләрен, бала туу шатлыгын, зур табыннарны һәм истәлекле очрашуларны хәтерендә саклый.
Әлеге киндер тастымал – Зиганшиннар гаиләсенең кадерләп саклана торган гаилә ядкәре. Ул нәселдән-нәселгә туй бирнәсе буларак тапшырылып, гаиләнең тарихын, гореф-гадәтләрен һәм рухи кыйммәтләрен бүгенге көнгә кадәр саклап килә. Бу ядкәр ата-бабаларыбызның хезмәт сөючәнлеген, милли мирасыбызга тугрылыгын һәм буыннар арасындагы өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Зиганшиннар нәселе өчен ул бары тик көнкүреш әйбере генә түгел, ә гаилә бердәмлегенең, хәтеренең һәм рухи дәвамчанлыгының символы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев