«Гаилә ядкәрләре» акциясенә Бишнә авылыннан Айгөл Гыйләҗиева кушылды
Һәр гаилә ядкәре – ул үткән белән бүгенгене тоташтыручы кыйммәтле мирас, нәсел тарихын саклаучы истәлек.
— Мин дә «Гаилә ядкәрләре»ндә катнашырга булдым. Минем өчен иң кадерле истәлек – Без (шило). Бу ядкәр безнең гаиләдә буыннан-буынга күчә. Ул бик борынгы, тарихи кыйммәткә ия. Аны бабамның бабасының бабасы үз куллары белән ясаган. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Бүген дә ул үз «эшен» бик яхшы башкара. Кул эшләре белән шөгыльләнмәсәм, бәлки ул күптән югалган да булыр иде, – дип яза Айгөл.
Һәр гаилә ядкәре – ул үткән белән бүгенгене тоташтыручы кыйммәтле мирас, нәсел тарихын саклаучы истәлек. Ә сезнең гаиләдә дә буыннан-буынга күчеп килгән кадерле әйбер бармы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев